Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы ир-егетләрне хәрби операциягә озатты - фотолар

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме юлга кузгалды.

Иртәнге сәгать 10. “Энергетик” мәдәният сарае алдында алма төшәр урын да юк. Ата-аналар, әби-бабайлар, балалар, дус-ишләр... һәркайсы якыннарын озатырга килгән. 

“Чаллы сугышчылары һәрвакыт батыр булган. Бүген сезне озатканда боерыгым бер – монда, гаиләләрегез, якыннарыгыз янына исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Хәрби операциягә китүчеләргә шәһәр предприятеләре һәм оешмаларыннан ай саен акчалата ярдәм булачак дип, белдерде мэр. Бүген чакырылучыларның һәркайсына 20 мең сум тапшырылды. 

Наил Мәһдиев, һәр солдатның кулын кысып, исән-имин йөреп кайтуын теләде. Мобилизацияләнгән ир-егетләр вакытлыча Казан танк училищесы оештырган  палатка лагерында булачак.  

 

 

 

Бүген хәтта табигать тә елый - көне буе яңгыр коя. “Исән-имин йөреп кайтыгыз! Без сезне көтәбез!”- дип, теләп калды шәһәрдәшләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт

2
X