Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәктәбендә балалар укытучыларына бүләккә үзләре чәчәк үстерде - ФОТО, ВИДЕО

69нчы коррекцион мәктәп укучылары якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан укытучы апаларына үзенчәлекле бүләк әзерли. Алар мөгаллимнәрен үзләре үстергән лалә чәчәкләре белән сөендерергә исәп тота. Бу шөгыльне алар «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә үзләштергән.

– Безнең укучылар әлеге предприятиегә практика үтәргә йөри. Шунда алар чәчәк үстерү серләренә төшенәләр. Әйтергә кирәк, бу зур тырышлык сорый торган хезмәт, – ди технология укытучысы Ландыш Хәмидуллина. 

Ул укучылары белән көздән үк лалә суганчаларын тартмага утыртып куя. 

– Бераз гына тамыр җибәргәч, салкынча, караңгы урынга алып куябыз. Шулай итеп, аларның үсү процессын туктатып торабыз. Кыш буе шулай утыралар. 8 Март бәйрәменә өч атна калгач, суганчаларны «уята» башлыйбыз: яктыга, җылыга чыгарабыз. Лалә чәчәк атсын өчен аңа яктылык һәм су кирәк, – ди укытучы. 

Чәчәкләрне алар шул рәвешле инде өч ел рәттән үстерәләр.

– Былтыр алар кыска булды, быел дөрес итеп үстергәч, биек, матур булып үстеләр, – ди укытучы. 

Укучыларның 25әр лаләле 6 тартмасы бар. Мәктәптә барлыгы 50гә якын хатын-кыз укытучы эшли. 

– Бүген мәктәбебездә бәйрәм концерты була. Лаләрне һәр укытучыга бүләк итәбез. Моннан тыш бәйләмгә туплап өстәлләргә дә куябыз. Мәктәпкә кергән укытучылар, укучылар, әти-әниләр, кунаклар матурлыка сокланып елмаялар, сөенәләр. Бүгенге көндә бу бик мөһим. Кешенең әз генә булса да кәефе күтәрелә,  – ди Ландыш Рафаиловна.  

Мәктәп директоры Гәбдрәүф Волков әйтүенчә, хезмәт тәрбиясе бирү аларның укыту планына кергән. «Егетләребез агач эшкәртү, эретеп ябыштыру, штукатурлау серенә төшенсәләр, кызларыбыз чәчәк үстерергә, чигәргә һәм тегәргә өйрәнә», – ди ул.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация