Чаллыда күпфатирларда капиталь ремонт 44% башкарылган (+фотолар)
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларда бара торган капиталь ремонт барышы белән якыннанрак танышып кайтты.
Бу эш өчен җаваплы булганнар һәм журналистлар белән берлектә ул дүрт йортта бара торган эшләрне карады. Иң беренче итеп делегация «Мәхаллә» идарә итү компаниясенә караган 14/12 һәм 14/16 йортларында булды. Бу йортларда панельара җөйләрне герметизацияләү, түбә һәм фасад эшләре башкарыла. Шуны да искәртеп үтик: фасадларны ремонтлау 2-3 айга сузылырга мөмкин.
Бу елны 46 йортның фасады һәм 57 йортның түбәләрен ремонтларга планлаштыралар. Шулай ук торак йортларны матур итеп буяу да каралган.
Журналистлар шулай ук алдагы елны гына куелган мураллар турында да сорау бирделәр. Быел да аларны куячаклармы? “Берничә мурал ясап куярга планда бар. Аның ничә булуы әлегә билгеле түгел, чөнки бу хәйрия эшенә керә”, – дип планнар белән уртаклашты Илья Зуев.
14/04а йортында капиталь ремонт 90%ка башкарылган. Мондагы төзүчеләр фасадларны җылыту эшләрен башкаралар.
Агымдагы елның апрель аенда 42/06 йортының фасадына ремонт ясый башладылар. Бүгенге көндә бу эшләр инде тәмамланды.
– Бу елны капиталь ремонт программасы буенча 150 күпфатирлы йортларда ремонт булачак. Төзүчеләр барысы бергә 1 млрд 466 млн сумлык 320 төр эш башкарачак. Капиталь ремонт барышында 99 лифт та алмаштырылачак. Безнең 2043нче елга кадәр дәвам иткән бик күп вакытка каралган программа бар. 3 ел саен бу программага ниндидер үзгәрешләр кертәләр, чөнки бөтен йортлар да күпмедер вакыт көтеп тора алмыйлар. Кайсыберләренә тиз арада, кайберләренә ничәдер елдан соң гына ремонт ясала. Ел саен без нинди йортны программага кертергә кирәк дип, аерым уйлыйбыз, киңәшмәләр ясыйбыз, – дип аңлатып үтте Илья Зуев.
Капремонт буенча бөтен эшләрне дә 1 ноябрьгә кадәр тәмамларга дигән бурыч куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев