Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда йөзү ярышлары оештырылды

Чаллы ТЭЦының дәвлау-сәламәтләндерү комплексы бассейнында хезмәткәрләр арасында йөзү ярышлары булды. Быел барлык спорт һәм мәдәни чралар станциянең 50 еллыгына багышлана.

Бу юлы хезмәткәрләр суда җитезлеген һәм осталыгын күрсәттеләр. 35 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Рөстәм Хәсәнов (АСУ ТП) – беренче, Радик Хамаев (Котельный цехы) – икенче, Дмитрий Першин (АСУ ТП) өченче урын яулады.
35 яшьтән зурраклар арасында Ленар Бариев (Ягулык цехы) беренче урын алды. Шул ук цехтан Илшат Шәйхетдинов – икенче, идарәдән Виталий Хрушков өченче урынга чыкты. 45 яшьтән өлкәннәр арасында идарәдән Игорь Петров, техник хезмәт күрсәтү цехыннан Юрий Нагин һәм Руслан Багурин призлы урыннар яулады.
Хатын кызлар арасында электр цехыннан Ирина Пронина – беренче, химия цехыннан Диляра Богданова – икенче,  техник хезмәт күрсәтү цехыннан Венера Семенова  өченче урын алды.
Җиңүчеләргә ТЭЦның директор урынбасары Анатолий Артемьев бүләкләр тапшырыды, киләчәктә дә ярышларда уңышлар теләде.

 

Зөлфия ФОАТОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация