Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшмәкәрләргә зур ярдәм

Чал­лы­да яшә­ү­че 57 мең­гә якын ке­ше ке­че һәм ур­та биз­нес өл­кә­сен­дә хез­мәт куя. Го­му­мән, рес­пуб­ли­ка­быз­да мон­дый төр эш­мә­кәр­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр­нең са­ның үс­те­рү бу­ен­ча зур эш алып ба­ры­ла. Алар­га яр­дәм күр­сә­тү йө­зен­нән шак­тый гы­на прог­рам­ма­лар га­мәл­гә кер­те­лә. "Ли­зинг-грант" - шу­лар­ның иң сал­лы­сы. Шә­һә­ре­без­дә әле­ге прог­рам­ма 2010 ел­дан бир­ле эш­ләп ки­лә. 2016...

Чал­лы­да яшә­ү­че 57 мең­гә якын ке­ше ке­че һәм ур­та биз­нес өл­кә­сен­дә хез­мәт куя. Го­му­мән, рес­пуб­ли­ка­быз­да мон­дый төр эш­мә­кәр­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр­нең са­ның үс­те­рү бу­ен­ча зур эш алып ба­ры­ла. Алар­га яр­дәм күр­сә­тү йө­зен­нән шак­тый гы­на прог­рам­ма­лар га­мәл­гә кер­те­лә. "Ли­зинг-грант" - шу­лар­ның иң сал­лы­сы.

Шә­һә­ре­без­дә әле­ге прог­рам­ма 2010 ел­дан бир­ле эш­ләп ки­лә. 2016 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ан­нан 17 ке­че һәм ур­та биз­нес субъ­ек­ты фай­да­лан­ган. Бы­ел рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан шә­һә­ре­без­гә 47,6 мил­ли­он сум ак­ча бү­ле­неп би­рел­гән. Бу ак­ча­лар­ның күп өле­ше - 42,8 мил­ли­он сум "Ли­зинг-грант" прог­рам­ма­сы­на ка­рал­ган. Кал­ган 4,8 мил­ли­о­ны су­мы со­ци­аль эш­ку­ар­лык субъ­ект­ла­ры­на бү­ле­неп би­ре­лә­чәк.

-"Ли­зинг-грант" прог­рам­ма­сы­ның асы­лы ке­че һәм ур­та биз­нес өл­кә­сен­дә­ге оеш­ма­лар­га ли­зинг­ка алы­на тор­ган җи­һаз­лар­га суб­си­дия би­рү. Прог­рам­ма­да яңа һәм сә­нә­гать өл­кә­сен­дә ин­де бер­ни­чә ел­лап эш­ли тор­ган оеш­ма­лар кат­на­ша ала. Алар төр­ле ми­лек фор­ма­сын­да бу­лып, авыл ху­җа­лы­гы, җи­теш­те­рү һәм хез­мәт-күр­сә­тү өл­кә­сен­дә­ге эш­чән­лек бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә мөм­кин­нәр.

- Прог­рам­ма­да кат­на­шу өчен га­ри­за­лар­ны май аен­нан ка­бул итә баш­лый­быз. Бар эш­мә­кәр­не дә ан­да кат­на­шыр­га ча­кы­ра­быз, - дип бел­дер­де эш­мә­кәр­лек­кә яр­дәм күр­сә­тү һәм үс­те­рү бү­ле­ге баш­лы­гы Ай­рат Сәгъ­ди­ев.

Шә­һә­ре­без­дә әле­ге прог­рам­ма­дан фай­да­лан­ган күп ке­нә эш­мә­кәр­ләр дә аның уңай як­ла­рын бил­ге­ләп үтә­ләр. Мә­сә­лән, "АРВ-групп" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Ай­дар Га­ли­ев үз оеш­ма­сын уз­ган ел­ны гы­на ачып җи­бәр­де. "Ли­зинг-грант" прог­рам­ма­сын­да кат­на­шу яшь эш­мә­кәр­гә җи­теш­те­рә тор­ган җи­һаз­лар­ның үз­кыйм­мә­тен ки­ме­теп, ке­рем­не арт­ты­рыр­га яр­дәм ит­те.

- Без КА­МАЗ ма­ши­на­ла­ры­на су­ы­ту сис­те­ма­сын ясау, ха­лык ху­җа­лы­гы өчен җи­һаз­лар җи­теш­те­рү бе­лән шө­гыль­лә­нә­без. Уз­ган ел­ны гы­на ачыл­дык. Шу­ңа да оеш­ма­быз да, штат та әле­гә зур тү­гел. "Ли­зинг-грант" прог­рам­ма­сы яр­дә­мен­дә 3 мил­ли­он сум­лык ла­зер­лы ста­нок са­тып ал­дык. Дә­ү­ләт без­гә аның бу­ен­ча 1 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә суб­си­дия бир­де. Әле­ге җи­һаз без­гә, бе­рен­че­дән, штат­та­гы ке­ше­ләр са­ны арт­ты­рыр­га яр­дәм ит­те. Оеш­ма­ны ач­кан­да ал­ты ке­ше эш­ли идек. Хә­зер өч бел­геч - опе­ра­тор һәм прог­рам­ма­лар­ны язу­чы ин­же­нер-тех­но­лог­лар өс­тәл­де. Эш­че­ләр­нең ур­та­ча хез­мәт ха­кы - 30 мең сум. Бы­ел да "Ли­зинг-грант"­та кат­на­шып, 3 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә­ге бө­гү­че ста­нок алыр­га план­лаш­ты­ра­быз, - дип бү­леш­те Ай­дар Га­ли­ев.

"КиМ-Сер­вис" ҖЧҖ оеш­ма­сы рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча бар­лы­гы 5,6 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә яр­дәм ал­ган. Бү­ген­ге көн­дә ул "КА­МАЗ" оеш­ма­сы­ның ях­шы парт­не­ры да бу­лып са­на­ла. Оеш­ма­ның ди­рек­то­ры Ни­ко­лай Май­зельс әй­тү­чен­чә, прог­рам­ма шак­тый гы­на чит ил җи­һаз­ла­рын са­тып алып, сый­фат­лы­лык­ны арт­ты­ры­га һәм "КА­МАЗ" ке­бек сал­лы оеш­ма­лар бе­лән бер­гә эш­ләр­гә мөм­кин­лек бир­де.

- Мин КИП "Мас­тер" ның иң бе­рен­че арен­да­то­ры бул­дым. 12 ел­лап "КА­МАЗ" пред­при­я­ти­е­се бе­лән эш­лим. Бү­ген­ге көн­дә ав­то­ги­гант­ны 62 по­зи­ция бу­ен­ча җи­һаз­лар бе­лән тә­э­мин итәм. Ое­ша­да 5 эш­кәр­тү це­хы эш­ли. Алар­ның өче­се­нә чит ил ста­нок­ла­ры әле­ге прог­рам­ма бу­ен­ча са­тып алын­ды. Мә­сә­лән, аның соң­гы­сы уз­ган ел­ны гы­на Тай­вань­нән ки­те­рел­де. Мон­нан тыш үзем та­гын бер чит ил үл­чәү ста­но­гын да ал­дым. Бо­лар­ның ба­ры­сы да җи­теш­те­рү сый­фа­тын арт­ты­рып, яңа җи­теш­те­рү өл­кә­се­нә чы­гар­га мөм­кин­лек бир­де.

"Бал­та Пресс" ҖЧҖ оеш­ма­сы исә җи­теш­те­рү сый­фа­тын арт­ты­рып, Ев­ро­па һәм Аф­ри­ка ба­за­ры­на да чык­ты.

-Җи­теш­те­рү­не ав­то­мат­лаш­ты­ру штат­та­гы ке­ше­ләр са­нын ике­гә арт­ты­рып, чит ил ба­за­ры­на да чы­гар­га мөм­кин­лек бир­де. Го­му­мән, мон­дый төр прог­рам­ма­лар эш­мә­кәр­ләр­гә зур яр­дәм күр­сә­тә. Без дә ки­лә­чәк­тә әле­ге прог­рам­ма­да кат­на­шу­ны дә­вам ит­те­рер­гә план­лаш­ты­ра­быз , - дип бү­леш­те "Бал­та Пресс" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Ярос­лав Бал­та.

Го­му­мән, шә­һә­ре­без­дә эш­мә­кәр­лек үсе­ше­нә бар­төр­ле шарт­лар да ка­рал­ган. Ми­сал өчен соң­гы өч ел эчен­дә ав­то­ка­ла­ның 100 дән ар­тык эш­мә­кә­ре­нә 178 мил­ли­и­он сум кү­ләм­дә фи­нанс яр­дәм күр­сә­тел­де. Уз­ган ел­ны ан­нан 38,9 мил­ли­он кү­лә­мен­дә 21 эш­мә­кәр фай­да­лан­ган.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев