Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Омикрон» килә

ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Республикада коронавирус белән авыручылар саны дүрт тапкыр артырга мөмкин», – дип кисәтте. Бу яңа «Омикрон» штаммына бәйле. «Вирусның әлеге төре Россия төбәкләренә керде инде, тик әлегә ул республикада юк», – диде ул. Әмма тынычланырга ярамый. Джордж Вашингтон университетының профессоры, вирусолог Константин Чумаков әйтүенчә, «омикрон»ның йогышлылыгы сизелерлек арткан, әмма аны «яхшы хәбәр» дияргә була, чөнки нәтиҗәдә патогенлык һәм үлем очраклары кими. Яңа штамм күбрәк яшьләргә йога, өлкәннәрдән аермалы буларак аларда авыру җиңел уза.

Белгечләр фикеренчә, «Омикрон» башка штаммнар кебек үпкә кабаруына кадәр азмый.
Яңа штаммның симптомнары: баш авырту, томау төшү, борын ялкынсынуы һәм ютәл. «Омикрон» белән авырганда тәм тою югалмый икән. 
Коронавирусның әлеге штаммы иммунитеты көчле респиратор авыруларга бирешми торган кешеләр өчен куркыныч түгел. Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников «омикрон»ны кискен респиратор авырулар рәтенә кертте, аның белән халыкның 60-70%ы чирләячәк дип белдерде. 
«Омикрон» әлегә Чаллыда юк. Ләкин аңа әзер булырга кирәк. 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, авыруның билгеләре күренсә, өйдә калырга кирәк. Чөнки чирле кеше хастаханәгә барса, «дельта» штаммын эләктерергә мөмкин. «Шуңа күрә «омикрон» белән авыручыларны өйдә изоляцияләргә кирәклеген аңлау зарур», – ди ул.
Коронавирусның нинди хәлләргә китерүе барыбызга да мәгълүм инде. Аеруча шикәр диабеты, кан басымы белән интеккән һәм таза кешеләргә иммунитетны ныгыту турында уйларга кирәк. Табиб кандагы шикәр, ферритин һәм С–реактив аксымны тикшереп торырга, шикәрле, ак оннан әзерләнгән ризыклар ашауны чикләргә, яшелчә, яшел үләннәргә өстенлек бирергә киңәш итте. Өйдән чыкканда борын эчләренә кремнар, эфир майлары сөртергә, шулай ук вируска каршы препаратлар кулланырга кирәк. Эш урыннарында да саклану чаралары турында онытмау зарур. Кулларны санитайзерлар белән эшкәртеп тору мөһим. Битлекләр турында да онытмаска кирәк. 
«Омикрон» аркасында шәһәрдә яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев якын көннәрдә предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен чакырып оператив штаб утырышы үткәрергә кушты.
«Алга таба ничек яшәү һәм эшләү хакында фикер алышырга кирәк. Медицина учреждениеләрендә урыннар булдыру буенча тагын нинди чаралар күрергә кирәк, кеше күп була торган урыннарда инде өстәмә чикләүләр кертү таләп ителәдер, мөгаен. Мәскәүдә һәм башка кайбер төбәкләрдә коронавируска бәйле хәлләрне күреп торабыз. Барыбыз да моңа әзер булырга тиеш», – дип искәртте мэр.

 

Зөлфия Фоатова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация