Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы чәчү эшләре ник тоткарлана?

Бүгенге көнгә Татарстанда 1, 580 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән.

Татарстанда чәчү кампаниясе планының 86 проценты башкарылган. Аграрийлар барлык көчләрен тупларга һәм аны 5 июньгә кадәр тәмамларга тиеш, диде Татарстан Премьер-министрының урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә. Күршеләребез Тукай районында да чәчү эшләре инде тәмамланып килә.

Бүгенгә Татарстанда 1, 580 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. Шул исәптән бөртеклеләр 950 мең га (91 процент), шикәр чөгендере 49,3 мең га (96 процент), кукуруз 115 мең га (65 процент), көнбагыш 180 мең га (86 процент), рапс 96 мең (74 процент), бәрәңге, яшелчә 3,7 мең гектар (52 процент) мәйданда чәчелгән.

Җәббаров сүзләренчә, кампания башыннан яңгыр яву сәбәпле, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чәчү эшләрен иртәрәк тәмамлый алмады, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация