«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы дөнья күрде
Үзәк яңалыклар

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы дөнья күрде

Төркемнең максаты – яшүсмерләр колакчыннарында үз теләкләре белән кабызып тыңларлык татарча музыка булдыру.

Бүген Интернет киңлекләрендә күптән түгел оешкан «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клиплары дөнья күрде. Төркемнең солистлары — күп кенә балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан яратылып өлгергән экс-"Салаваtik"лар Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова. 

Төркемнең максаты — яшүсмерләр колакчыннарында үз теләкләре белән кабызып тыңларлык татарча музыка булдыру. Бу максатны тормышка ашыруда көчле иҗади команда катнаша. Вокал буенча остаз — Гөлназ Гафурова, тавыш яздыру һәм көйләү — Ильяс Гафаров, хореограф — Динә Сабирова, стилист — Галия Сафина, оператор — Мария Улыбина. 

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең беренче иҗат җимеше «Хәрәкәттә — бәрәкәт» җырын «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим итте. Сүзләрен Зөләйха Камалова иҗат иткән, аранжировка авторы — Ислам Вәлиев. Киләчәктә бу җыр «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләренең генә түгел, барлык татар яшүсмерләренең гимнына әверелер дип ышанабыз.

Заманча музыка, модалы киемнәр, дәртле биюләр һәм күтәренке кәеф — болар барысы да «АЛМА» төркеменең тәүге клибында! Әлеге клипны төшерүдә «Изумрудный город» бию студиясендә шөгыльләнүче үсмерләр дә актив катнашты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев