Дөньякүләм танылган марафончы, җиңел атлетика буенча рекордлар куйган милләттәшебез «Пятачок»та катнашты.
Күпләр узган «Пятачок»та Фирая ханым Солтанова-Жданованы күреп шаккатты. Чөнки РФ һәм ТР атказанган спорт мастеры, дөньякүләм танылган марафончы, җиңел атлетика буенча рекордлар куйган милләттәшебез, Чаллының мактаулы гражданы инде күп еллар чит илдә яши. Ә бу юлы ул Җиңү паркындагы сәхнәдә матур, җиңел итеп, үзебезчә биеде.
Шул кичтә аны редакциябезгә чакырып, бераз вакыттан соң туры эфирда җылы әңгәмә кордык. Баксаң, Фирая ханым безне интернеттагы видеолар аша күзәтеп барган, «Пятачок»та катнашырга кызыккан, һәм ниһаять, хыялы тормышка ашкан! Хәер, интервьюның башка күп моментлары да сез – укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
«Мәктәптә укыганда артист буласым килде»
– Фирая ханым, Сез мәктәптә нинди укучы идегез?
– Без гаиләдә 6 бала, без Актанышлар, әткәй, инәкәй, әбекәй дип сөйләшәбез, алар безгә яхшы тәрбия бирде. Әткәй Рифкать: «Укысаң, кеше буласың», – дия иде. Әбекәм Мәмдүдә: «Дәресләрегезне әзерләдегезме?» – дип һәр көнне кызыксынып торды. Инәкәем Гөлрәйханның: «Кызганыч, без укый алмадык», – дип ачынганын хәтерлим. Шөкер, барыбыз да белем алдык.
Мәктәптә укыганда мин артист булам дип йөрдем, театрда уйный, бии, җырлый идем. Әткәй-инәкәй дә җырлый иде. Алар һәрьяклап сәләтләребезне ачарга тырышты. Шук идем, чабарга ярата идем, йөгергәндә малайлар куып тотсалар, кичен: «Ник үземне узарга ирек бирдем инде?» – дип уйлап, йоклый алмый ята идем. Ә сыйныфташлар очрашуында исә егетләр: «Син безне узсаң, ояла идек», – дип искә алды. Миңа беренче булып килергә кирәк! Актанышка барып, шигырь бәйгесендә җиңмәсәм, «Булмады бу», – дип уйлый идем.
– Үз-үзегезгә карата бик таләпчән булгансыз икән.
– Һәр нәрсәне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк миңа. Әбекәй: «Токмач кисә белмәгән кызны кияүгә алмыйлар», – дия иде. Чигү чигәргә дә, бөтен ир-ат эшенә – балта тотарга, печән чабарга да өйрәндек, апалар да, сеңелләрем дә шулай. Һәм шунысы да бар, көчле кеше гомере буе көчле булып кала. Авырганда да дүрт аяклап булса да йөреп китәргә тырышабыз без. «Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында», – дип үстерделәр. Аннары әткәй тәртип яратты, бу сыйфат миңа күчте, мин улымны шуңа өйрәттем.
– Әтиегезне еш искә аласыз.
– Әткәй дибез без йомшак итеп. Зур апамны Чибәр апа дибез, икенчесе – Матур апа, мин – Бәләкәй апа, сеңлем Сылу апа. Олыгайгач та шулай бер-беребезгә ягымлы итеп эндәшәбез. Кешене сүз белән кочаклыйсың бит аны. Әткәемә килгәндә, 6 бала арасыннан мин – аңа иң охшаганы. Хәтта чәчләрем дә аныкы кебек алтын төстә (башка туганнар кара чәчле). Аны әлегәчә буятканым юк диярлек. Заманча итеп бөдрәләтеп кенә куям.
«Спортка китүем костюмнан башланды»
– Спортка ничек кереп киттегез?
– Матур спорт костюмына кызыгып (көлә). Дөрес, ярышларда катнашып үстем, талант та булган инде. Мәктәптән соң институтка укырга кергәч, имтиханнарны «бишле»гә биреп, спорт мастеры нормативын үтәдем, бу бик сирәк очрый торган күренеш.
Йөгерү белән шөгыльләндем, бик күп ярышларда катнашып, 1986 елны җиңел атлетика буенча Советлар Союзының җыелма командасына эләктем. Безне кросс буенча социалистик илләр беренчелегенә Болгариягә җибәрделәр. Анда финишка икенче булып килдем. Җитди спорт башланды. Европа илләрендә, Кытай, Япония, Греция, Шотландиядә ярышларда уңышлы чыгыш ясадым.
– Улыгызга нинди тәрбия бирдегез?
– Тормыш иптәшем Викторны (марафон буенча спорт мастеры) югалтканга тиздән 16 ел була. Улым Семенга күп игътибар бирдем. Америкада уңышка ирешер өчен укырга кирәк, балама тырышырга кирәклеген аңлаттым. Анда яхшы укысаң, бушлай уку мөмкинлеге биргән сыйныфлар бар, шунда белем алды. Аннары – университет, анда инженер белгечлеге алды.
Улым тәртипле, тырыш, акыллы, русча сөйләшә, күп кенә татар сүзләрен аңлый. Былтыр өйләнде, аның өчен сөенәм. Кейли белән университетта озак кына аралашканнар иде, икесе дә матурлар, бер-берсенә бик килешеп торалар. Ул кыз америкалы булса да, нәселләре Россиядән икәнлеге ачыкланды. Хәзер инде үзем кебек алтын чәчле онык күрү бәхете турында хыялланам.
– Татар телен онытмагансыз, бик матур сөйләшәсез.
– Әйе. Гәрчә анда татарча сөйләшер бер кешем дә булмаса да. Туган як сагындырса, татарча җырлар тыңлыйм, үзебезнең милли ашларны – тәмле бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, чәк-чәк пешерәм. Улымның туенда да әзерләдем, үзем татар милли киемнәрен кидем, һәр кунакка моннан алып кайткан күчтәнәчләр әзерләдем.
«Яшьлегем «Пятачок»та үтте»
– «Пятачок» турында сөйләгез әле. Мондый кичәләр үткәрүебезне каян белдегез?
– Интернеттагы сезнең видеоларыгызны күптән күреп, шаккатып, үз-үземә: «Туган якка кайтсам, барам карарга!» – дидем. Элек «Пятачок»та бию генә иде, ә хәзер сыйфаты башка – сез махсус кунаклар чакырасыз, бәйгеләр оештырасыз, халык күп килә. Барып бер концерт караган кебек буласың. Өстәвенә, бушка! Алдагы айдагысына җитешмәдем, Казанда идем. Монысына дус кызларымны да үгетләп: «Барабыз!» – дидем.
Баш тартырга урын калдырмадым (елмая).
Яшьлегебез шул «Пятачок»та үтте бит. Мин 1983нче елда институт тәмамлап, Чаллыга кайттым. Хәтерлим, матур күлмәкләреңне киеп барасың биергә. Анда берәрсенә күзең төште исә, ул сиңа карады исә, сөенәсең инде. Тик «Кыргый» булып тормышка килгәнмендер инде, кайтыр вакыт җитсә, егетләр якын килмәсен өчен, кичке уен беткәнче, кеше куып тотканчы дип, беренче булып кайтып китә идем тулай торакка, 17 комплекска. Үзебез шулай качабыз, ә үзебез кайту белән дәртләнеп, кызлар белән шул хакта сөйләшеп туя алмый идек.

– «Пятачок»та якташыгыз Газинур Фарукшин белән дә очраштыгыз.
– Ул бит безнең йолдызыбыз, яшьлегебез җырчысы, аның җырларында үстек. Кызлар алдан ук чәчәк алып куярга, аның күңеле булсын өчен барып җылы сүзләр әйтергә киңәш итте. Бәлки, ул артист буларак, чәчәккә өйрәнгәндер, тик минем шулай итеп аңа игътибар күрсәтәсем килде. Биедем дә. Күреп алып, сәхнәгә чакырдылар, бүләк бирделәр.
Тамашачыларны күзәттем – анда безнең яшьтәге кешеләр җыелган. Элек видеодан саный торган идем: «Нишләп 6 ир-ат кына соң?» – дип (елмая). Бу юлы санадым – 35ләп ир-ат кына бар иде. Бу бәйрәм үсә, тагын да күңеллерәк була бара. «Пятачок»ларның киләчәге матур булсын, халык күп җыелсын, минем кебек ерактан кунакка кайтсыннар. Анда баруым мине тагын да яшәртте, бүтәннәргә дә шуны телим.
– Хәзерге татар эстрадасында кемне тыңларга яратасыз?
– Айдар Галимовны. Аның тыйнаклыгы, моңлы тавышы күңелемне яулады. Озак еллар без аның белән дусларча аралашабыз.
«Бабамнан кешене дәвалау сәләте күчкән»
– Сез инде 16 ел Америкада дәвалау физкультурасы юнәлешендә эшлисез. Бу һөнәрне ни өчен сайладыгыз?
– Волгоград физкультура институтының Казан филиалында шушы юнәлештә белем алган идем. Әмма әле укыганчы ук миндә нәселдән килгән сәләт бар иде – әткәм дә, Солтан бабам да тайган урыннарны, кешенең билен утырткан. Мин дә кешене, аның авыруларын, сөякләрен, аны нәрсә борчыганын үтәли күргәндәй булам, мануаль терапия ярдәмендә имгәнгән, инсульт кичергән кешеләрне дәвалыйм, инвалид балаларны алып киләләр.
Хәтерлим, 3 яшьлек бала йөрми иде. Аның белән 5 ай буе көн саен шөгыльләндек һәм ул йөреп китте, хәзер инде үсте, сәламәт, аның өчен сөенәм. Кеше белән эшләгәннән соң арысам да, Аллаһы Тәгалә миңа яңадан көчемне кайтара. Туган якларга кайткач та көч туплап китәм.

– Матур киенергә яратасызмы?
– Ай, нык яратам! 25 сумка, 25 туфли, 150 күлмәк булсын миңа (көлә). Мин аны бер сезонда кисәм, икенчесендә кимим.
– Кая куясыз?
– Туганнарга бирәм, дусларга таратам.
«Юбилеема пешерткән тортны авызыма да капмадым»
– Озак яшәргә, сәламәт булырга теләгән кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Бу сорауны миңа еш бирәләр. Кайбер кешенең ашавына карап, «авызыңны йом» диясе килә. Үзеңнең гәүдәңне көзгедән күргәч, һичьюгы, оялу булырга тиеш. Аннары, капкан ризыгың файдалымы, шуны уйла. Мин 25 ел шикәр ашамыйм. Су гына эчәм. Бернинди буяу, газ булган эчемлекләр кулланмыйм, торт ашамыйм. 65 яшьлек юбилеема заказ буенча торт пешерттем, авызыма да капмадым.
Мин спортчы буларак үземне бик кырыс тәрбиядә тотарга күнеккән, нинди генә тәмле, матур ашлар куйсалар да, кызыкмыйм. Дөрес, бәрән итен яратам. Уылдык, йомырка кебек чын, табигый ризыкларны, монда кайткач, бакчадагы җиләк-җимешләрне ашыйм. Файдалы әйбер әлләни тәмле булмый ул. Кибеткә кергәч, балаларның шыр буяу булган, химия булган тәм-томнар алуына эчем поша. Ә без кыздырган тары, кычыткан ашы ашап үстек. Алар бик файдалы булган. Озак яшим, сәламәт булыйм дисәң, Аллаһы Тәгалә биргән тормышыбызның ямен күреп, елмаеп, игелекле эшләр башкарып үткәрик.
Фира Солтанова белән туры эфирда үткән әңгәмәне моннан карарга мөмкин:
Нет комментариев