Бу хакта Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан спортчысы Радик Сәлахов 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында көрәш буенча абсолют җиңүче булды.
Якташыбызның уңышы турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
"Радик Сәлахов – 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының җиңүчесе. Ул көрәшнең абсолют авырлык категориясендә иң көчлесе дип танылды», – дип язды республика Рәисе.
Хәзерге вакытта Россия җыелмасы уеннарда алты алтын медаль яулады. Аларның бишесен Татарстан спортчылары китергән. Моңа кадәр Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдиновның уңышы турында язган идек.
2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда уза. Ярышлар программасына традицион спорт төрләре һәм милли уеннар кергән.
Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев