Киңәш-табыш

Иремне судка бирә аламмы?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:
– Элеккеге ирем 2 ел инде алимент түләми. Суд приставы аның мөлкәтен таба алмый. Аның кыйммәтле фатирны арендага алуын һәм еш кына эш урынын алмаштыруын беләм. Мин аны алимент түләүдән явызларча качу (злостное уклонение) өчен судка бирә аламмы һәм аны акча түләргә ничек мәҗбүр итәргә?

Җавап:
– Әйе, сезнең бурычны һәм пеняны түләттерү турында дәгъва (иск) белән судка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук административ (РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе) яки җинаять (РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе) җаваплылыгына тарту турында гариза бирергә хокукыгыз бар. Тик бер шарт белән – качу явызларча характерда булса (җитди сәбәпсез акча түләмәү, хәбәр итмичә яшәү урынын үзгәртү, керемнәрне яшерү). Әгәр пристав мөлкәтне түләттерә алмаса, сез аның РФ территориясеннән чыгуына һәм автомобиль белән идарә итүенә вакытлыча чикләүләр кертү турында үтенеч (ходатайство) яза аласыз («Бурычны түләттерү яки суд карарын гамәлгә ашыру (исполнительное производство) турында» законның 67, 67.1 маддәләре). Шулай ук, эш урыны ачыкланса, аның киләчәк керемнәреннән дә эш бирүче аша алиментлар түләттерү мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


белгеч киңәше

Нет комментариев