Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Гөлназ Мусина: «Берсендә шомырт агачына үрмәләп киттек...»

Яшь чакта гына була торган татлы вакыйгаларны да искә төшерә ул җәйге кичләр.

Гөлназ Мусина, сатучы, Чистай районы Кызыл Ялан авылы: 

– Бөтен кеше шулайдыр инде ул, олыгаеп килгән көннәрдә яшьлек еллары бик еш искә төшә, шул вакытлар сагындыра. Яшьлекне уйлап юанасың, сөенәсең, кайчакларда уфтанасың да. Их, шул чакларга кире кайтып булса, дисең. Хәтердә күбрәк бәхетле мизгелләр яңара. 

Кечкенә чакта дус кызым Әлфинур белән йомырка саный идек без. Имештер, кайсыбызның йортындагы тавыклар күбрәк йомырка сала. Әлфинур миннән ике-өч яшькә кечерәк иде, күп нәрсәне белмәгәндер. Аның йортына иртәнге 9да кереп йомырка җыя идек. Икенче көнне безгә төш вакытында гына кереп йомырка җыеш иде. Әлбәттә, минеке күбрәк була иде. Шуңа да сөенеп йөри идек инде. 

Клубка чыга башладык аннары. Дус кызларым белән малайлардан качып йөри идек. Тегеләрнең безне озатасылары килә, арттан ияреп йөриләр. Безнең үзебезнең генә йөрисе килгәндер. Берсендә шулай үзләреннән качып шомырт агачы өстенә үрмәләп менеп киттек. Егетләр килделәр дә и эзлиләр инде. «Суга бата алмыйлар бит инде, шунда гына иделәр бит», – диешәләр болар. Безнең агач башында көләсе килә, көчкә түзеп утырабыз. Китеп бардылар болар. Без төштек тә үзебезнең урамга таба өйгә кайтып киттек. Барыбер тоттылар безне – капка төбендә эскәмиядә көтеп утыралар иде. 

Аннары яшьтәшләрем белән авылдашларның тәрәзә төбенә «шыкы» кага, ягъни җепкә берәр каты нәрсә бәйләп, шуны кнопка белән тәрәзәләргә куя идек. Җебеннән тартасың да, тәрәзәгә нәрсәдер бәрелгән кебек була. Берсендә «шыкы»ны колхоз рәисе Җәүдәт абый тәрәзәсенә куйдык. Баштан кызык булды инде, аннары күрде безне. Арттан ачулана-ачулана йөгергән иде. 

И-и, яшьлек диген! Нинди матур да, ямьле дә идең бит син! Бер генә минутка булса да кире кайтып булсын иде! Бик сагынып искә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X