Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
01 кисәтә

Мич ягып җылытканда сак булыгыз!

Вакыт-вакыт мичләр һәм морҗа торбалары җентекләп тикшерелеп торырга, күренгән җитешсезлекләр төзәтелергә тиеш.

       Өй эчендә урнашкан мичләр төзек һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килгән булырга тиеш.

       Янгынның ут яки очкын йогынтысы нәтиҗәсендә морҗадагы һәм мич салганда калган ярыклар,  төтен юллары аша да тарала алуын онытмаска кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, вакыт-вакыт мичләр һәм морҗа торбалары җентекләп тикшерелеп торырга, күренгән җитешсезлекләр төзәтелергә, кирәк дип табылганда, ремонт ясалырга тиеш. Корым утырмаларын чистарталар, мичнең бөтен өлешләрен агарталар.Акшарлау мичтә барлыкка килгән ярыкларны һәм корымны вакытында күрергә ярдәм итә.

     Мичләрдән файдаланганда түбәндәге таләпләрне үтәү мөһим:

-мич алдында зурлыгы 50*70 см һәм калынлыгы 2 мм дан ким булмаган корычтан коелган мич алды калае кадакланган булырга тиеш.Ул, ялгыш төшкән очкыннар нәтиҗәсендә, янгын чыгу куркынычы барлыкка килүеннән саклаячак;

-мичне бензин, керосин яки башка төрле тиз янучан матдәләр белән ягу тыела, чөнки кинәт кабынга уттан  шартлау яки мич утының көчәеп китүе мөмкин;

-ягулыкны һәм башка яндырткыч матдәләрне мич алды калаена гына кую зарур;

-ягылган мичнең ишеген ачык калдыру  тыела;

-мичтән чыгарылган көл һәм янмый калган матдәләр(шлак) өстенә су сибеп, аларны  махсус әзерләнгән куркынычсыз урынга салып куялар;

-янучан чималдан ябылган түбәләр очкын җыючы тимер челтәрләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш;

-мич өстендә юеш киемнәр һәм утын киптерү тыела.Өй җиһазлары һәм челтәрләр  ягылган мичтән ярты метр ераклыкта урнашырга тиеш;

-гадәттә, төтен юлларын корымнан арындыруны җылыту сезоны алдыннан һәм җылыту сезоны дәвамында 2 айга бер мәртәбә үткәрәләр;

-әгәр янучан чималдан һәм авыр янучан чималдан төзелгән бина конструкцияләре(стеналар, бүлмәнең эчке стеналары, түбәләр, баганалар) мич янында яки төтен юлларына якын торалар икән, аларны  янмый торган чималдан эшләнгән материаллар белән бүлү зарур.

Чаллы шәһәренең Комсомол районы буенча янгын күтзәтчелеге бүлеге

фото: forpostsevastopol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев