Чаллыда суд-медицина экспертизасы бюросының яңа бинасы ачылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суд-медицина экспертизасы бюросының яңа бинасы ачылды

Анда ТР Сәламәтлек саклау министры катнашты.

Чаллыда Республика суд-медицина экспертизасы бюросы филиалының яңа бинасы тантаналы төстә ачылды. Анда шәһәр мэры Наил Мәгъдиев, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев катнашты. Яңа бинага күчкәнче, мәйданнар җитмәү сәбәпле, эксперт тикшеренүләр еш кына ике сменада оештырыла иде.

Яңа объектны файдалануга тапшыру эш куәтләре җитмәү проблемасын тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гомуми мәйданы 700 кв. метр  булган яңа корпус заманча медицина таләпләренә җавап бирә.

Анда регистратура, кабул итү зонасы, заманча секция залы, матәм залы һәм дини  йолалар буенча махсус бүлмәләр җиһазландырылган. Шулай ук аерым изоляцияләнгән блок та каралган: анда аеруча куркыныч инфекцияләргә шикләнгәндә тикшеренүләр үткәреләчәк.

Учреждение коллективын сәламләп, Наил Мәгъдиев шәһәрнең хокук саклау һәм медицина системалары өчен суд-медицина хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады, шулай ук экспертларга катлаулы эшләре өчен рәхмәт белдерде. 
Фотплар шәһәр хакимиятеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры суд-мед экспертиза Альмир Абашев

Нет комментариев