Җәен серотонин (бәхет гормоны) күләме арта
Серотонинны ничек күтәреп була?
Серотонин - "бәхет гормоны", ул организмның кәеф, йокы, аппетит һәм башка функцияләрен җайга салуда мөһим роль уйный. Ул нерв күзәнәкләре арасындагы сигналларны тапшыра һәм шома мускулларны кыскартуда катнаша. Серотонинның җитешмәве депрессия, борчу, йоклый алмау һәм башка проблемаларга китерергә мөмкин.
Җәен серотонин дәрәҗәсе, кагыйдә буларак, яктылык көне арту һәм урамда күбрәк вакыт уздыру мөмкинлеге аркасында күтәрелә. Кояш яктысы серотонин эшләп чыгаруны стимуллаштыра, бу кәефне яхшырта, стрессны киметә. Актив яшәү рәвеше, йөрү, физик күнегүләр һәм җитәрлек йокы серотонинның югары дәрәҗәсен саклап калуга ярдәм итә.
Серотонин дәрәҗәсен күтәрер өчен кайбер продуктлар да ярдәм итә: йомырка (күкәй аксымы кан плазмасында триптофан дәрәҗәсен шактый арттырырга мөмкин),сыр, тофу, кызыл балык, чикләвек, күркә ите.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев