Татарстанда ирле-хатынлы гаилә баласы белән урманнан майлы һәм ал гөмбә (сыроежка) җыйган.
Ләкин кемнеңдер хатасы белән кәрҗингә агулысы да эләккән. Кичен табигать нигъмәтеннән әзерләнгән ризыкны ашаганнан соң боларның хәле киткән. Аларны хастаханәгә озатканнар.
«Хатын-кызның хәле авыр, әмма тотрыклы – реанимация бүлегендә. Ир-атның хәле яхшырды. Аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр. Баланың хәле авыр: ДРКБда реанимация бүлегендә», – дип сөйләп үткән бәхетсезлеккә дучар булган гаиләнең хәле турында Татарстанның баш токсикологы Алия Насибуллина.
Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле 26 кеше «бледная поганка»дан агуланган инде.
Нет комментариев