Зөһрә Вәлитова автор яңалыклары
-
Шәһәрдәшебез бакчасында фундук үстерә
Өч ел чикләвекләре булмады, аннан соң ниһаять уңышы белән куандырды. Менә шулай 8 ел инде фундук ашыйбыз. Былтыр 10 килограмм җыеп алдык, – ди Лариса Гыйләҗева.
-
Җир идәнле өйдә үскән балалар без
Сугыш башланганда Нәкыя Хәйбуллинага өч яшь була. Кечкенә генә кызчык булса да, ул әтисенең сугышка киткәнен азмы-күпме хәтерли.
-
Бакчасында берьюлы ун сорт бәрәңге үстерә ул
"Утыртыр алдыннан бәрәңгене бер ай җылыда тотарга кирәк. Болай эшләсәң, аның үрентеләре яхшы чыга", - ди тәҗрибәле бакчачы Рәсимә Галиуллина.
-
Агамы, акмыймы?
Редакциягә ЗЯБ бистәсенең 18/73 йортының 7нче подъездында яшәүчеләр шалтыратты. Аларны түбәдәге яңгыр торбасыннан су агу борчый. Кичә көне буе яуган яңгырдан алар ничек сакланырга белмәгән. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен урында хәбәрчебез булып кайтты.
-
Чаллыда «Үлемсез полкны» балалар башлады
Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы 2012 елда Тум шәһәрендә уза. 2013 елда инде бу акциягә Россиянең калган шәһәрләре дә кушыла.
-
Күп функцияле үзәкләренең (МФЦ) бәйрәм көннәрендә эш графигы
«Минем документлар» күп функцияле үзәк офислары чаллылыларны 7, 8, 9, 10 май көннәрендә иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать 14кә кадәр кабул итәчәк.
-
Укучылары БДИны 100 баллга бирә
Илизә Зыязетдинова дәресләрдә укучыларны тарих дөньясына алып кереп китә. Апрельдә үткән семинарда ул чит мәктәпнең 10нчы сыйныфында «Дөнья икътисады» дигән темага җәмгыять белеме буенча ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте.
-
Авыр булса да, бик кызыклы фән
Гүзәл Тәрҗеманова 56нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучыларына физикадан ачык дәрес һәм дәрестән тыш шөгыль күрсәтте. Гүзәл Рәисовна югары квалификацияле укытучы. Ул 26 ел физика укыта, шуның 6 елы – 56нчы мәктәптә.
-
56нчы мәктәпнең куратор итеп сайлануы очраклы түгел
Чаллының 56нчы мәктәбе «500+» федераль проектында катнаша. Әлеге проект белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты түбән булган мәктәпләргә ярдәм итүне күздә тота.
-
Иммунитетны ныгыту атналыгы бара
24-30 апрельдә Чаллыда – бердәм иммунизация атналыгы үтә. Аның кысаларында вакцина һәм прививка ясатуның мөһимлеге хакында аңлату эшләре алып барылачак.
-
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Чаллыга быел 1,87 млрд сум акча бүлеп бирелә (исемлек)
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырыла. Аның кысаларында өч елда республикабызның район-шәһәрләрендә 50 миллиард сумлык эш башкарылачак.
-
Чаллының 41нче комплексында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр бара - ФОТО, ВИДЕО
Аларны «Камавтодор» оешмасы башкара.
-
Бакча – кыяр-помидор утырту гына түгел, күчемсез милеккә акча кертү дә
Элек бакчалар арзан бәядән йөргәнлектән, риэлторлар алар белән сатып-алу килешүләре төзергә ашыкмадылар, чөнки аларны рәсмиләштерүгә киткән көч үзен акламый, диделәр. Быел исә, бакчаларга бәяләр арткач һәм кешеләр күпләп сатып ала башлагач, риэлторлар бик теләп бу эшкә алыналар.
-
Чаллы китапханәчесе өйдә кыяр үстерү серләрен чиште
Шәһәр үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Роза Хәмидуллина гаиләсе үзләре үстергән кыярлардан март ахырында ук авыз итте.
-
Чаллының мәктәп музеена Франциядән дә киләләр
4нче мәктәптә «Туган як» милли музее эшли.