Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Шәһәрдәшебез бакчасында фундук үстерә

Өч ел чикләвекләре булмады, аннан соң ниһаять уңышы белән куандырды. Менә шулай 8 ел инде фундук ашыйбыз. Былтыр 10 килограмм җыеп алдык, – ди Лариса Гыйләҗева.

Шәһәрдәшебез Лариса Гыйләҗеваның бакчасында фундук агачы үсә. 
– Танышларымның бакчасында күрдем дә бик кызыктым. Ул миңа үсентесен казып бирде. Өч ел чикләвекләре булмады, аннан соң ниһаять уңышы белән куандырды. Менә шулай 8 ел инде фундук ашыйбыз. Былтыр 10 килограмм җыеп алдык, – ди Лариса. 

Аның бакчасы «Гидростороитель 1» бакчачылык ширкәтендә урнашкан. Алар аны 2007 елда сатып алганнар, 2015 елдан башлап ел әйләнәсе биредә яшиләр. 
– Миңа бакчада бик ошый, саф һава, кошлар сайрый, табигате искиткеч матур. Шәһәргә бары тик шифаханәгә яисә әти-әниләргә кунакка гына барабыз, – ди ул.

Моннан тыш Лариса бакчасында абрикос та үстерә. Бүгенге көндә агачы шау чәчәктә утыра. Аны ул төштән үстергән.  
– Кайчандыр апам хезмәттәше үстергән абрикосларны авыз итәргә алып килгән иде. Алар миңа бик ошады. Шуларның 10 төшен утыртырга калдырдым. Икесе генә китте. Өченче елга җимешләр бирә башлады. Хәзер аның берсенә - 8, икенчесенә - 4 ел. Абрикослары бик күп була. Былтыр 5 литрлы егерме чиләк җыйдык. Аларның тәмлелеген белсәгез! Рәхәтләнеп ашадык, кайнатмасын әзерләдек, компотын кайнаттык, дусларыбызга да, туганнарыбызга да өлеш чыгардык, – ди Лариса Гыйләҗева.  

Бу агачларны үстерергә әллә ни авыр түгел, ди бакчачы. 
– Аларны карарга бик җайлы, агачлар артык тәрбияләүне сорамыйлар, корткычлар да ияләшми. Абрикос агачына елга бер тапкыр «Эпин» ашламасын сибәм. Аны тамырына ук салырга кирәк, – дип уртаклашты Лариса Владимировна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев