Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының мәктәп музеена Франциядән дә киләләр

4нче мәктәптә «Туган як» милли музее эшли.

 Аның җитәкчесе Азалия Шиһапова әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Музей белән ул биш ел җитәкчелек итә.

-Рәсми төстә музей 2017 елда ачылды, әмма моңа кадәр дә ул аерым кабинетта эшләп килде, – ди Азалия Рәсимовна.

Музей татар өе рәвешендә ясалган. Биредә халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Музей ике өлештән тора: эш кораллары һәм өй эче күренеше. 

– Экспонатлар туплауда укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре бик булышты. Укучылар авыллардан урак, үлчәү, җилпуч, орчык, ипи көрәге, ипи табасы, тукылган җәймәләр, сандык алып килделәр. Әтиләр сәке, эскәмия, мич ясап куйдылар. Бер әни үз улының бишеген алып килде, аны бабасы үз куллары белән ясаган булган, – ди музей җитәкчесе.

Өй уртасында милли киемнәр кигән татар әбисе белән бабай утыра. Алар зур авыл миче янында музей кунакларын каршы ала. 

– Әби белән бабай сыннарын укучыбызның әнисе Гөлсирә Мәүләвиева текте. Ландыш Хөсәенова исә үз әнисенең чиккән сөлгеләрен, кашагаларын алып килде. Минем әниемнең аяк белән йон җегерләү машинасы, көянтәсе, комганы, чүлмәге, ипи табасы, Коръән китаплары бар иде, – ди Азалия Шиһапова. 

Моннан тыш, музейда тимердән эшләнгән тегү машинасы, күмер үтүге, чемодан, керосин лампалары, читек, самавыр һәм башка бик күп экспонатлар бар. 

Шәһәрдә яшәүче татарларның күбесе руслашкан, кайбер балаларның мондый әйберләрне бөтенләй күргәннәре юк. 

– Шуңа күрә дә сәке, көянтә, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Бу әйберләрнең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда экскурсияләр оештырыла, – ди музей җитәкчесе. – Балалар үзләре экскурсоводлар булып, музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештыралар. Бу – бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булырга, дөрес һәм матур итеп сөйли белергә дә кирәк. Шуңа күрә экскурсовод булуны 5 класстан ук башлыйбыз. Беренче төркем экскурсоводлар үсте инде. Хәзер яңаларын үстерәм. Алар арасыннан Альбина Вилданова белән Динә Җәләеваны билгеләп үтәсем килә.

Мәктәпнең милли музеена Казан шәһәреннән бик күп язучылар, «Ялкын» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре, татар дәүләт драма театры артистлары, хәтта язучы Абдулла Алишның туганы Илдар Алишев килгән. Свердловск өлкәсеннән килгән кунаклар, Франция студентлары да музей экспонатлары белән танышкан.

– Мәктәптә даими уздырыла торган «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Әбием сандыгы», «Аулак өй», «Сабантуй», «Каз өмәсе» кебек кичәләр вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз, – ди Азалия Рәсимовна.

Музей җитәкчесе шәһәркүләм конкурсларда да актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм рәхмәт хатларына, бүләкләргә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей мәктәп