Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидор саргайса нишләргә?

Ярты кара ипи, сарымсак, суган кабыгы, чәй калагы очына чүпрә, берничә тамчы йод, бер аш калагы чәй содасы, банан кабыгы салып 3 литр суга әчетке ясарга кирәк.

«Помидор үсентеләре буйга китте, саргаялар. Нишләтергә икән», – дип шалтыратты безгә газета укучыбыз Халидә Мәксутова. Аның соравына Минзәләдә яшәүче аш-су остасы, бакчачы Тәския Вәгыйзова җавап бирде.

– Үземә дә: «Помидор саргая, озынга китте. Юкса сирәк тә утыртмаган идем», – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әйе, быел помидорлар озынга китте. Гумат калий сипмим, агу ул дип узен ышандыручыларга киңәшем шул: ярты кара ипи, сарымсак, суган кабыгы, чәй калагы очына чүпрә, берничә тамчы йод, бер аш калагы чәй содасы, банан кабыгы салып 3 литр суга әчетке ясагыз. Бер атнадан артык әчесен, аннары ярты стакан әчеткене бер литр суга  салып помидор, борыч, баклажан төпләренә сибегез, өстенә сипмәгез, яфракларын җәрәхәтләндерәсез. Бу –  бик яхшы ашлама, помидор яфраклары кучкыл яшел, көчле, калын тамырлыга әйләнә, озын булып үсми, тукландыру да җитә. Май аенда чыгарсагыз да, коры су сипми, әчетке кушып су сибелгән помидор сезне жәй буе сөендерә, чирләргә дә бирешми.

Бу атнада кавын, карбызны да бүрттереп утыртабыз. Үренте үстерә башлар вакыт җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча