Нәтиҗәдә 5 кеше тоткарланды...
Чаллыда «Мәк» оператив-профилактик операциясе тәмамланды. Операция барышында полиция хезмәткәрләре 90 урында наркотик матдәләре булган кыргый үсемлекләр үсүен ачыклаган. Моннан тыш, хокук саклау органнары хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.8 һәм 6.9 маддәләре буенча 66 административ хокук бозу очрагын туктатканнар.
Алар наркотикларның законсыз әйләнешен һәм табиб билгеләвеннән башка аларны куллану өчен җаваплылыкны күздә тота. Полиция хезмәткәрләре шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле алты җинаятьне ачканнар. Аларны кылуда шикле биш кешене тоткарлаганнар.
Нет комментариев