Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Балыкчы әби

Бер табиб: «Елга буенда утыр, су сине үзе терелтер, тынычланырсың, чирләрең дә су белән агып китәр», – диде.

Күршебездә яшәүче 80нең өске ягына чыккан әбекәй хакында язасым килде әле. Үзенә әле бер дә әби диярлек түгел, егәрлеге ташып тора. Ул гел балыкка йөри. Инде ничә тапкыр аның белән балыкка барырга теләгемне белдерсәм дә: «Ярый, бер алып барырмын әле», – дип һаман кичектерә тора. Әмма үзенең ни өчен балыкка йөри башлавы турында сөйләде.

– Мин юкка гына балыкчы булып китмәдем, кызым,– ди. – Иремнең үлеме нервыларымны какшатты. Бер табиб: «Син, апа, гел агымсу, елга буенда утыр, су сине үзе терелтер, тынычланырсың, чирләрең дә су белән агып китәр», – диде. Ә мин яр буенда тик утырганчы дип, кармак та алып төшә башладым. Бер ияләнгәч, шунсыз яши алмас булдым, хәзер ел әйләнәсе балыкка йөрим.

Иптәшем чабып йөргән җиреннән инвалид булып куйгач, мин аңа әбинең киңәшен бирдем. Бик зурлар булмаса да, балык та эләктергәләп, ә иң мөһиме, шуннан күңеле күтәрелеп кайтуы барыбызга да тынычлык өстәде. Кичә бакчада мин түтәл казып, ул селәүләр җыеп торганда, үземнең дә аңа ияреп балыкка барасым килеп китте. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, без барып җиткәч кенә күк йөзен кара болытлар каплап алды, суытты.

Кармагым ике-өч мәртәбә чиртсә дә, тартып чыгарганда берни дә булмый, камыры гына юкка чыга торды. Әмма балык эләкмәү күңелне һич төшермәде, мондагы тынычлык, матурлык хактан да күңелләрне биләп алды..

Шактый утырдык, көн тагын да салкынайтты. Янәшәдәге бер абыйның кармагы «закидушка» белән, балык аңа гына эләкте. Ирем: «Кайтыйк, балыклар су төбенә китте», – дигәч, өйгә кузгалдык. Юл буе кабат табигатькә хозурланып бардык. Өйгә кайтып керергә дә өлгермәдек, ишектә кыңгырау шалтырады. Балыкчы әби икән: «Бүген балык бик күп эләкте, кирәкмиме?» – ди. Без көлеп җибәрдек...

Әлфинур ГАЛИЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать