Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яшелчә бакчасындагы эшләрне карыйбыз

­Ай ба­шын­да ачык туф­рак­ка җы­лы­лык яра­ту­чы ор­лык­лар­ны һәм яшел­чә үсен­те­лә­рен (по­ми­дор, бо­рыч, кы­яр, ка­бак, таш­ка­бак, па­тис­сон һ.б.) утыр­та­лар.

Шул ук ва­кыт­та һа­ва то­ры­шы ту­рын­да да оны­тып җи­бә­рер­гә яра­мый: июнь­дә еш кы­на, ки­нәт су­ы­ту­лар бе­лән бер­гә, кы­рау тө­шү­ләр дә бул­га­лый.

Үсен­те­ләр­не кай­да утыр­тыр­га?

По­ми­дор­лар­ны утыр­ту өчен бак­ча­да­гы иң ко­яш­лы һәм кал­ку­рак урын­ны сай­ла­гыз. Шу­ны оны­тыр­га яра­мый: по­ми­дор үсен­те­лә­ре һич тә ар­тык су сип­кән­не ярат­мый, ә кү­лә­гә­ле урын­га утырт­кан оч­рак­та, уңыш­ның си­зе­лер­лек ки­мүе мөм­кин.

Үсен­те­ләр­не был­тыр по­ми­дор һәм бә­рәң­ге үс­кән урын­га утыр­тыр­га ки­ңәш ител­ми, ни өчен ди­гән­дә, алар­га зы­ян са­лу­чы фи­тоф­то­ра гөм­бә­че­ге туф­рак­та ел­лар дә­ва­мын­да сак­ла­ныр­га мөм­кин.

Ни­чек утыр­тыр­га?

Үсен­те­ләр­не утыр­тыр ал­дын­нан алар­га мул итеп су си­бе­гез һәм са­выт­ла­рын­нан туф­ра­гы бе­лән бер­гә алып, са­выт­та­гы­га ка­ра­ган­да 3-6 сан­ти­метр­га ти­рән­рәк итеп утыр­ты­гыз. Бо­лай ит­кән­дә, бо­так­ның ти­рән­рәк итеп утыр­тыл­ган җи­рен­дә өс­тә­мә та­мыр­лар һәм бо­так­лар бар­лык­ка ки­лә­чәк, ди­мәк, уңыш та юга­ры­рак бу­ла­чак.

Ир­тә бе­лән чи­ләк­ләр­гә, мич­кә­ләр­гә су ту­ты­рып ку­е­гыз һәм кич­тән үсен­те­ләр­не утырт­кан­да шу­ны си­бе­гез. Үсен­те­ләр­не бал­чы­гы бе­лән бер­гә утырт­кан­да, алар ар­тык зур стресс ки­чер­ми һәм рә­хәт­лә­неп үсеп ки­тә.

Утыр­тыл­ган­на­ры бе­лән ниш­ләр­гә?

Ис­тә то­ты­гыз: үсен­те­ләр­не ар­тык дым­лан­ды­ру­га ка­ра­ган­да, алар­га су­ны аз­рак си­бү­ең хә­ер­ле. Су сип­кән ва­кыт­та су там­чы­ла­рын яф­рак­лар­га ти­дер­мәс­кә ты­ры­шы­гыз, чөн­ки там­чы­лар, лин­за­га әве­ре­леп, яф­рак­ны көй­де­рер­гә мөм­кин.

Тиз өл­ге­рә тор­ган сорт­лар­га, биг­рәк тә вак яф­рак­лы­лар­га, утырт­кан мәл­дән алып, июль ур­та­сы­на ка­дәр, ни­ба­ры 2-3 тап­кыр су си­бү дә җи­тә. Дө­рес, су­ны та­мыр­лар­ны мул су­га­рыр­лык, ти­рән­гә тө­шәр­лек итеп, берь­ю­лы бер­ни­чә мәр­тә­бә си­бү ки­ңәш ите­лә (бер үсен­те­гә яр­ты чи­ләк­тән дә ким тү­гел!).

Фото: dachamechty.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер