6 сентябрь 2022 яңалыклары
-
“Шәһри Чаллы” журналисты – лауреат
«Лебеди над Челнами-2022» Россиякүләм әдәби бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, шулай ук Мәскәү, Иркутск, Хотьково, Братск шәһәрләреннән Самара, Саратов өлкәләреннән, Кырым, Махачкала, хәтта Белоруссиядән дә катнашучылар бар иде.
-
Резидентлар Чаллыга 24,8 млрд сум инвестиция җәлеп иткән
Чаллыда «Алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе» резинденты статусына 38 предприятие ия.
-
Чаллы эшмәкәрләре 93 млрд сумлык товар саткан
Чаллыда ваклап товар сату узган ел белән чагыштырганда 12%ка арткан.
-
Чаллыда күбрәк хезмәт хакы алып эшлиләр
Уртача хезмәт хакы – 53794 сум Чаллының эре һәм урта предприятиеләренә уртача хезмәт хакы 53 794 сум тәшкил итә. Башкарма комитет мәгълүматлары буенча, ул узган елдагыга караганда 9 мең сумга арткан. Бу салымнарны чигеретмичә исәпләгәндә шулай. Бүгенге көндә Чаллы кешеләре Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан күбрәк эш хакы алалар. Ростат мәгълүматлары буенча ТРда уртача хезмәт хакы 53 мең сумнан кимрәк.
-
Чаллылыларны агач утырту эшенә җәлеп итәчәкләр
«Яңгыр явып үтсә, агач, куаклар утыртуны башлыйбыз», - дип белдерде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
-
Чаллы җылылык сезонына әзерләнә
Узган елда 18 сентябрьдә – социаль учреждениеләргә, ә 25 сентябрьдә торак йортларга җылы бирелгән иде.