10 февраль 2022 яңалыклары
-
Февральдә кар күп яуса җәен нәрсә көтәсе?
Кышнын соңгы аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Февраль алдагы ел фасылларына нәрсә юрый?
-
Бәрәкәтле ай башланды
2нче февральдә елның җиденче һәм дүрт хәрам айларның берсе булган рәҗәб ае башлана. Бу айда нишләргә кирәк?
-
828 метр биеклеккә менә
Сезнең алдыгызда фотомонтаж түгел, бу – чын фото, Emirates Airlines авиакомпаниясенең реклама клипыннан реаль кадр. Британиядә яшәүче каскадер ханым Николь Смит-Людвиг Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Дубай шәһәрендә урнашкан дөньядагы иң биек бина (828 метр) Бурдж Халифаның башында басып тора.
-
Ютәл булса
Бер баш суганны вак кына турап, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коясың. Аннары биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике өч минут эчендә аз-аз йотымнар белән эчеп куясың.
-
Якташыбыз, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның гаебе юк
Сөенечле хәбәр: Камилә Вәлиева Олимпия уеннарында чыгышын дәвам итәчәк.
-
Көннәр белән бәйле халык сынамышлары
10 февральдә агачлар бәскә төренсә – тиздән җылытачак.
-
Чаллы моргында шок кичергән америкалы Вирджиния штатының җирләү йортыннан туры эфирга чыкты
Онлайн-трансляция оештыруны Чаллыда яшәүчеләр сораган булган.
-
Газетабыз – социаль челтәрләрдә. Нинди постлар укылды?
Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз!
-
Чаллы килене, Филиппин кызы татарча өйрәнә
Эдуард хатынын татарча сөйләшергә өйрәтә башлаган.
-
30 бала вакцина ясаткан
Яшүсмерләр сәүдә үзәкләренә йөрү өчен вакцина ясата.
-
Чаллыда Республика шахмат-шашка турнирының шәһәр этабы узды
Чаллыда өлкән буын кешеләре арасында Республика шахмат-шашка турнирының шәһәр этабы узды.
-
Сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне Мәскәү педагогларыннан мастер-классларда катнашырга чакыралар
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән мастер-классларда катнашу өчен Чаллы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, ә Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан сәләтле балалар да чакырылган.
-
Стахеев йортында өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге булачак
Орган залында «Рок һәм классика» дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Билет сатудан кергән 618 мең сум акча Үзәк урамындагы сәүдәгәр Стахеев йортын төзекләндерүгә тотылачак.
-
10 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
10 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, буран булачак.