Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Февральдә кар күп яуса җәен нәрсә көтәсе?

Кышнын соңгы аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Февраль алдагы ел фасылларына нәрсә юрый?

    Февраль карга бай, апрель суга бай.
    Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
    Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
    Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
    Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
    Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
    Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
    Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
    Кар күп ятса, үлән калын булачак.
    Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
    Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
    Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын, яңгырлы булыр.
    Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар