Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Газетабыз – социаль челтәрләрдә. Нинди постлар укылды?

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз!

Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.

•    Социаль челтәрләрдәге дусларыбыз уен-көлке, шаяруны бик ярата. Ябыгу турындагы постыбыз моны тагын бер кат дәлилли. Инстаграмда аны 3600дән артык кеше карады. «Сез дә диетада түгелме? « дигән соравыбызга исә Фейсбуктагы дуслар иң күп җавап калдырды: «О, әйе, бу минем тема. 15 меңләп акча түләп, 2 ай эчендә 8 килога ябыктым. Услуги нутрициолога, анализы – 8 мең сум. 7 меңе – кыйммәтле файдалы ризыкка. 82 килодан 74 кә калдым инде», «Что вы, бернинди диета тоткан да белгән дә юк, кышын 4 килога артам, җәен 4 килога кимим», «Авыру керсә, кайгы төшсә, депрессия булса, 2-3 ай дигәндә 10 килогызны һәм кесәгезне суырып ала, Аллаһ сакласын» дип яздылар.

•    «Яхшылап төреп куелган, дип кытай кәбестәсе сатып алган идем. Тышы гына яхшы икән, кулланып булмады» дип язды подписчигыбыз. Фотода да яшелчәнең эче каралганы күренә. Бу пост та интернет-дусларыбызны битараф калдырмады. Инстаграмда аны 2300 кеше карады. «Соңгы вакытта кытай кәбестәсен бөтенләй алмыйбыз. Бер-ике тапкыр шулай авыз пешкәч», «Илтеп бирсен» дип яздылар Инстаграмда. «Нигә соң кытайныкын аласыз? Ярамаган мени урысныкы?», «Кыйтайлар бит хәзер кәбестәне үстермиләр, химиядән генә ясыйлар» дип яздылар «Фейсбук»тагылар. 

•    Кызыклы фотога рәсем асты уйлап табарга тәкъдим иткәч, Инстаграм һәм Фейсбукта бик күп комментарийлар алдык. «Ис-акылым китеп торам, шушы фотоны күреп! Әллә чалма башкаенда, Чёрт возьми, әллә бүрек? Белдем! Белдем! Тәки белдем! Уйлап таптым! А-ха-ха! Бу бит телефон будкасы! Ә башында – папаха! Кар утравы арасында Калган мескен, бичара. Кардан арындырыр өчен табыгызчы бер чара!»; «Кайчан яз житәр, кайчан «омикрон» китәр, кайчан бурекне салырмын?»; «Башлысы исемен табар! Рәсем астында да кар, Рәсем өстендә дә кар, Эчендә якты фонарь. Ул нәрсә?»; «Кар астыннан чыга торган телефон-автомат». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары