30 бала вакцина ясаткан
Яңалыклар тасмасы

30 бала вакцина ясаткан

Яшүсмерләр сәүдә үзәкләренә йөрү өчен вакцина ясата.

Шәһәребезнең 3нче балалар шифаханәсендә 12-17 яшьлек 30 яшүсмер корнавируска каршы вакцина ясаткан. Алар әлеге процедурага әти-әниләре белән килгән. Биредә вакцина ясату өчен атнага бер көн һәм аерым бүлмә бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты. Вакцинация ирекле нигездә уза, балаларга Гам-Ковид-Вак М («Спутник М») препараты белән прививка ясала. Белгечләр әйтүенчә, яшүсмерләрнең күбесе, куар код алып, сәүдә үзәкләренә керү өчен вакцина ясата икән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек балалар

Нет комментариев