Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

828 метр биеклеккә менә

Сезнең алдыгызда фотомонтаж түгел, бу – чын фото, Emirates Airlines авиакомпаниясенең реклама клипыннан реаль кадр. Британиядә яшәүче каскадер ханым Николь Смит-Людвиг Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Дубай шәһәрендә урнашкан дөньядагы иң биек бина (828 метр) Бурдж Халифаның башында басып тора.

Авиакомпания стюардессалары формасын кигән Смит-Людвиг Дубайда үтәчәк “Экспо-2020” күргәзмәсенә Emirates Airlines самолетлары белән очып килергә чакыра. Пандемия сәбәпле аны башта узган елның көзенә, аннары быелның кышына күчерделәр.
Соңгы айларда бу инде икенче шундый ролик. Смит-Людвиг кулларына “Мин һаман монда әле” дип язылган плакат тоткан. Плакатның да үз роле – аның артында Никольне башняга беркетеп торган трос яшеренгән. Каскадер хатын ара-тирә күргәзмә хакындагы плакатларны алмаштырып тора. Ә съемканы янәшәдәге дроннан башкарганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә