10 апрель 2015 яңалыклары
-
Юл билгеләре яңара
Шушы көннәрдә Премьер-министр Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйган. Тиздән юлларда кызыл сигнал урнаштырылган светофорлы секцияләр барлыкка киләчәк. Урамнарда җәяүлеләр өчен кыйгач юнәлештәге юлдан чыгу урыннары эшләү дә күздә тотыла. Элек машина кую урыннары аерым-аерым билгеләнгән булса, хәзер парковка зонасы гына аерым сызык белән бүлеп алыначак. Моннан тыш, велосипедта...
-
Инженерлар кирәк
Быел Татарстанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республикадагы югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән, 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен каралган. Былтыр бюджет урыннары 14,5 мең булган. Бу арту магистратура программаларына кабул итү күләме арту белән аңлатыла. Быел социогуманитар, икътисад, өлешчә авыл хуҗалыгы,...
-
Чаллыда ремонт ясаучылар 3 нче каттан егылып төшкән
Кичә Чаллыда шаккатмалы вакыйга булган. Ремонт ясаучы бригада балкон тышлаганда люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән. Эшчеләрне каты имгәнүләр белән бергә сырхауханәгә озатканнар.
-
КамАЗда җитештерү 10-20 процентка кими
КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтыяҗ якынча 30 процентка кимер дигән фаразларын белдерде. "Әмма без барыбер бу сәнәгатьтә төшеп калмаячакбыз, җитештерү дәвам итәчәк", - дип белдерде КамАЗның генераль директоры Сергей Когогин. 2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28 процентка төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51...
-
Яңа үзәк – яңа эш урыннары
Көнкүреш техникасы җитештерүче "Haier" фирмасы "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә завод төзи. КФУның инжиниринг үзәгендә биредә эшли торган белгечләрне проект ясау, монтажлау, сервис хезмәтләренә өйрәтү мәйданы ачылды. "Әлеге инжиниринг үзәге ике ел эшли. Биредә без Samsung үзәге ачкан идек, хәзер Haier кадрлар әзерли", - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров. "Haier"...
-
Бала туу ипотекага да файда
"Адвокат киңәше" рубрикасына килгән чираттагы сорауга Яр Чаллы шәһәренең "Законъ" адвокатлар коллегиясе адвокаты Илшат Ришат улы Сәмыйков җавап бирә. Сорау. Хатыным белән социаль ипотека программасы буенча фатир алган идек һәм күптән түгел балабыз туды. Танышларым әйтүенчә, бала туу уңаеннан безгә хөкүмәттән ниндидер компенсация тиеш икән. Нидән гыйбарәт ул һәм аны...