Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КамАЗда җитештерү 10-20 процентка кими

КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтыяҗ якынча 30 процентка кимер дигән фаразларын белдерде. "Әмма без барыбер бу сәнәгатьтә төшеп калмаячакбыз, җитештерү дәвам итәчәк", - дип белдерде КамАЗның генераль директоры Сергей Когогин. 2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28 процентка төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51...

КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтыяҗ якынча 30 процентка кимер дигән фаразларын белдерде.

"Әмма без барыбер бу сәнәгатьтә төшеп калмаячакбыз, җитештерү дәвам итәчәк", - дип белдерде КамАЗның генераль директоры Сергей Когогин.

2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28 процентка төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51 мең машина дигән сүз. Шулай да берләшмә 26 меңләп автомобиль ясап сатарга җыена. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 20 процентка азрак, дип язды РБК-Татарстан.

Узган ел Россиядә 32 мең 600 машина сатылган. Аннан бер ел элек КамАЗ 2 миллиард сумнан артык табыш алган булса, 2014 елда берләшмә 423 миллионнан артык сум югалткан. Европадагы бизнес-ассоциациянең 1 апрельдә игълан иткән хисабында Россиядә машина базарында ихтыяҗ 40 процентка кимегән диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев