Яңа үзәк – яңа эш урыннары
Көнкүреш техникасы җитештерүче "Haier" фирмасы "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә завод төзи. КФУның инжиниринг үзәгендә биредә эшли торган белгечләрне проект ясау, монтажлау, сервис хезмәтләренә өйрәтү мәйданы ачылды. "Әлеге инжиниринг үзәге ике ел эшли. Биредә без Samsung үзәге ачкан идек, хәзер Haier кадрлар әзерли", - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров. "Haier"...
Көнкүреш техникасы җитештерүче "Haier" фирмасы "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә завод төзи. КФУның инжиниринг үзәгендә биредә эшли торган белгечләрне проект ясау, монтажлау, сервис хезмәтләренә өйрәтү мәйданы ачылды.
"Әлеге инжиниринг үзәге ике ел эшли. Биредә без Samsung үзәге ачкан идек, хәзер Haier кадрлар әзерли", - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.
"Haier" фирмасы уку бүлмәсен үзендә җитештерелгән заманча техника белән җиһазлады. Укыту ике этапта алып барыла. Башта - 300, аннары 200 кешене укытырга җыеналар. 2016 елның язында Чаллыда беренче суыткычлар эшләнер дип көтелә. "Без 20 миллионнан артык суыткыч, кер юу машинасы җитештереп, бөтен дөньяны техника белән тәэмин итәбез. Шәһәр җитәкчеләренең ярдәме проектны тормышка ашыруда ышаныч тудыра", - ди "Хайер Рус" компаниясе генераль директоры Сун Чженьхуа. "Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм университет җитәкчелеге ярдәме белән укыту бүлмәсе ачылды. Бу күп нәрсә турында сөйли. Димәк, Чаллыда яңа эш урыннары була", - диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев