Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Бала туу ипотекага да файда

"Адвокат киңәше" рубрикасына килгән чираттагы сорауга Яр Чаллы шәһәренең "Законъ" адвокатлар коллегиясе адвокаты Илшат Ришат улы Сәмыйков җавап бирә. Сорау. Хатыным белән социаль ипотека программасы буенча фатир алган идек һәм күптән түгел балабыз туды. Танышларым әйтүенчә, бала туу уңаеннан безгә хөкүмәттән ниндидер компенсация тиеш икән. Нидән гыйбарәт ул һәм аны...

"Адвокат киңәше" рубрикасына килгән чираттагы сорауга Яр Чаллы шәһәренең "Законъ" адвокатлар коллегиясе адвокаты Илшат Ришат улы Сәмыйков җавап бирә.

Сорау. Хатыным белән социаль ипотека программасы буенча фатир алган идек һәм күптән түгел балабыз туды. Танышларым әйтүенчә, бала туу уңаеннан безгә хөкүмәттән ниндидер компенсация тиеш икән. Нидән гыйбарәт ул һәм аны алу хокукы кемнәргә бирелә?

Җавап. Әйе, ТР Министрлар кабинетының 2008 елның 21 апрелендә кабул ителгән 253нче карары нигезендә, бала туу белән бәйле шундый компенсация каралган. Әлеге карарда " Ташламалы шартларда гражданнарны торак белән тәэмин итүгә республика хөкүмәте ярдәме" максатчан программасы буенча социаль ипотека исәбенә теркәлгән гаиләләрдә бала туганда компенсация түләү кагыйдәләре расланган.

Бу төр компенсация һәр туган балага 200 мең сум күләмендә түләнә, ләкин аның күләме фатирның бала туган көнгә сатып алынмаган кв. метрлары бәясеннән артмаска тиеш. Ә компенсация алу хокукы алу өчен ТР социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбенә басу зарур. Кагыйдә буларак, компенсация алу хокукы социаль ипотека килешүе белән ныгытыла.

Бала туганнан соң, Сезгә гариза белән "ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза язма формада төзелә, аңа шулай ук бала туу турындагы таныклыкның нотариаль расланган копиясе теркәлә.

Фонд тарафыннан компенсация алу хокукына ия затларның исемлекләре төзелә һәм ТР төзелеш һәм архитектура министрлыгына юнәлтелә. Исемлекләр министрлык тарафыннан тикшерелгәннән соң, бюджет чаралары социаль ипотека программасы буенча Сезнең исемгә теркәлгән фатир бәясен түләүгә җибәрелә.

Мошенниклык фактларына юл куймау һәм бюджет чараларын максатсыз файдалануны булдырмау максатында, компенсация бары тик акча түләнми торган исәп буенча гына җибәрелә. Әлеге финанс чаралары торакка мохтаҗ гражданнарның ихтыяҗын тәэмин итүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәмен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев