Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инженерлар кирәк

Быел Татарстанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республикадагы югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән, 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен каралган. Былтыр бюджет урыннары 14,5 мең булган. Бу арту магистратура программаларына кабул итү күләме арту белән аңлатыла. Быел социогуманитар, икътисад, өлешчә авыл хуҗалыгы,...

Быел Татарстанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республикадагы югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән, 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен каралган. Былтыр бюджет урыннары 14,5 мең булган. Бу арту магистратура программаларына кабул итү күләме арту белән аңлатыла.

Быел социогуманитар, икътисад, өлешчә авыл хуҗалыгы, педагогик юнәлешләр буенча бюджет урыннары кыскара, төп өстенлек инженер-техник юнәлешләргә бирелә. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән 16,5 меңнән артык бюджет урынының барысы да абитуриентлар өчен түгел, аларның бер өлеше бакалавриат һәм специалитет юнәлешләре буенча югары уку йортын тәмамлаучыларга каралган.

Быел кабул итү тәртибендә әллә ни зур үзгәрешләр юк. Вузлар абитуриентлардан документларны 19 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башларга тиеш. Документларны 24 июльгә кадәр тапшырып була. 30 июльдә - вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга, 4-7 августта исә гомуми конкурс буенча кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.

Быел югары уку йортларына максатчан кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр була. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында 2 килешү төзелә: абитуриент һәм эш бирүче арасында, вуз һәм эш бирүче арасында. Шунысы да игътибарга лаек: аның беренчесе югары уку йортына документлар тапшырганчы ук имзаланырга тиеш. Хәзер муниципаль районнар эш бирүчеләрдән гаризалар җыеп, районнан максатчан юллама белән укырга керергә дәгъва кылучылар исемлеген төзи. 1 майга кадәр әлеге исемлекләр тармак министрлыкларына җибәрелә, 10 майга кадәр министрлыклар гомуми исемлекне вузга тапшыра. Югары уку йорты, үз чиратында, 20 майга кадәр аларга җавап кайтарырга тиеш. Шул рәвешле, быелдан максатчан юллама буенча укырга керергә теләүче абитуриентлар өч баскычлы сайлап алу уза (районда, тармак министрлыкларында һәм БДИ нәтиҗәләре буенча югары уку йортында).

Кагыйдә буларак, максатчан кабул итүгә бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Әмма аларның саны артырга да мөмкин. Мисалга, былтыр, федераль министрлык киңәше белән, медицина белгечлеге буенча бюджет урыннарының 50 проценты максатчан кабул итүгә бүлеп бирелгән. Быел да шулай булачак. Моннан тыш, быел Татарстан югары уку йортларында педагогик әзерлеккә максатчан квоталар күләмен 15 проценттан 40 процентка кадәр арттыру ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев