Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны яңартылган фатирларда каршыладылар

Газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр Яңа ел бәйрәме алдыннан матур һәм заманча итеп төзекләндерелгән фатирларына кайттылар. Җимерелгән подъездларга һәм бүлмәләргә ике ай эчендә ремонт ясалды. «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов әйтүенчә, фатирлар биредә яшәүчеләрнең теләкләрен истә тотып төзекләндерелде.

48/20 йортында яшәүчеләрнең шатлыкларын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул фатирларны заманча төзелеш материаллары белән ремонтлаучыларга, техника белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. 
Йортта ремонт эшләрен «Твой дом» төзелеш компаниясе алып барды. Төзүчеләр 11нче подъездның 4-5 катындагы конструкцияләрне, диварларны торгыздылар, яңа инженерлык челтәрләре суздылар, фасад һәм түбәне яңарттылар, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырдылар, фатирларда һәм подъездларда эчке бизәү эшләре башкардылар.  
«Haier» компаниясе 11нче подъездның һәр фатир хуҗасына суыткыч һәм кер юу машинасы алу өчен сертификатлар бүләк итте. Ивановлар гаиләсендә тәрбияләнүче ике малай исә шәһәр мэры Наил Мәһдиев кулыннан – ноутбук, башка балалар Яңа ел бүләкләре алды. 
Сер түгел, йортта яшәүчеләр башта ремонтның яңа елга кадәр бетәчәгенә шикләнебрәк карады. Тик калабыз мэры Наил Мәһдиев бу юлы да сүзендә торды. «Шәһәрдәшләрне ярдәмсез калдырмыйбыз, алар яңа елга үз фатирларына кайтачаклар»- дигән вәгъдәсе билгеләнгән вакытка үтәлде. Иң мөһиме: төзекләндерү эшләреннән биредә яшәүчеләр канәгать калды.
Шәһәрдәшебез Андрей Сиволобов әлеге йорттан ике бүлмәле фатир алып, ел буе ремонт ясаган булган. Газ шартлау нәтиҗәсендә, аның бар тырышлыгы юкка чыккан. «Без яңартылган фатирдан, йорт җиһазларыннан, сантехникадан канәгать. Ремонт элеккегегә караганда да яхшырак. Мэр ничек ышандырды, төзүчеләр шулай ясады. Барысы да без теләгәнчә булды. Фатир якты, матур. Без Яңа ел бәйрәмен биредә каршыладык», – ди Андрей Сиволобов.
«Без дә бәйрәмне өйдә үзебез генә, тыйнак кына үткәрдек. Фатирларыбызны ремонтлаган өчен шәһәр җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт», – ди 23нче мәктәпнең татар теле укытучысы Ләйсән Хисамова.
Мондый күңелсез вакыйгалар бүтән беркайчан да булмасын, гаиләләргә кайгы-хәсрәт килмәсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы