Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаҗигале каникуллар

Кышкы каникуллар 58нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Альберт өчен соңгысы булды. Узган якшәмбедә ул юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды.

Кышкы каникулларын ул лагерьда үткәргән. Якшәмбе көнне кайтып, өенә кереп кенә чыккан да Вадим, Гадел, Данил исемле дуслары белән туган көнгә киткән. Шунда барышлый аны машина бәрдерә.
– Җәяүлеләр кичүе аша юлны бергә чыгып бара идек. Альберт аз гына алдарак иде, – ди Гадел. – Машинаның кызу килүен күрдем дә туктап калдым, ә Альберт туктамады. 
Фаҗига Халыклар дуслыгы-Мәскәү проспектлары кисешендәге кичүдә була. Шаһитлар сүзләренә караганда, 22 яшьлек ВАЗ-2101 машинасы йөртүчесенең тизлеге дә югары булган. Ул светафорның сары утына чыккан.  Хәзер бу фаҗига буенча тикшерү эшләре бара.
Альберт гаиләдә олы бала булган. Тагын 10 яшьлек энесе һәм 1,5 яшьлек сеңлесе бар. Фаҗига көнне әнисенең туган көне дә булган, кичен кунаклар көткәннәр. 
– Ул бик тәртипле, ярдәмчел, тәрбияле бала иде, – дип искә алалар яшүсмерне 8Б сыйныфының әти-әниләре. – Өйдәге һәр эштә булышучы иде, бөтенесен үзе белеп башкарды. Төзәлмәслек яра әнисенә хәзер, Аллаһы Тәгалә көч һәм түземлек бирсен.
 Альберт яхшы укыган. 
– Без Альберт белән балалар бакчасыннан бергә. Чын дустым иде, – ди Гадел. – Минем өчен бу бик зур югалту. Ул көнне аның урынында мин дә була ала идем бит. Ничек шулай килеп чыкты? Үзем дә аңламый калдым. 
– Ул сәламәт тормыш алып барды, спорт белән шөгыльләнде, – дип искә ала сыйныфташы Вадим. – Төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, бөтен команданы алга алып барды. Без гел беренчелекне ала идек. 
Малайны Тукай районы Новый поселогында җирләделәр. Анда аның әтисе ягыннан әби-бабасы яши. Ял көннәрен, каникулларын ул гел шунда үткәрә торган булган. 


2022 ел яңа гына башланса да, Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә 17 кеше һәлак булган. Былтыр исә бу сан 3 иде. Чаллыда гыйнварның ун көнендә генә 6 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 7се төрле тән җәрәхәтләре алган. 
 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация