Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Америкага – йодрык

Иртән торып тышка чыксам, подъезд төбендә бер төркем хатын-кызлар "ах" та "ух" килә. Бигрәк тә Наҗия апаның теле телгә йокмый: - Менә Европадан ризыклар килү тукталса, ачлык булуы бар. Миңа табиблар көн саен ике банан ашарга кушалар. Хәзер ни эшләрмен? Бәрәңге ашарга ярамый ич! Бу шаулашу Америка һәм Европа берлеге...

Иртән торып тышка чыксам, подъезд төбендә бер төркем хатын-кызлар "ах" та "ух" килә. Бигрәк тә Наҗия апаның теле телгә йокмый:

- Менә Европадан ризыклар килү тукталса, ачлык булуы бар. Миңа табиблар көн саен ике банан ашарга кушалар. Хәзер ни эшләрмен? Бәрәңге ашарга ярамый ич!

Бу шаулашу Америка һәм Европа берлеге илләренең Россиягә каршы санкцияләр кабул иткән көннәрдә булган иде. Бананның Африка илләреннән китерелгәнен гади халык әле дә белми икән. Инде шактый вакыт үтте, ә кибетләрдә банан, әфлисун, шәфталу (персик) кебек җимешләрнең бетеп торганы юк. Ә телевизордан Европа илләрендәге фермерларның әрҗә-әрҗә җыеп алган яшелчә һәм җимешләрен урамга түккәннәрен күрсәтеп кенә торалар. Мескен эшкуарлар миллион сумнар югалталар икән. Нәрсәгә бу немецлар, французлар, инглизләр, поляклар, греклар санкцияләр дип үзләренә зыян салалар икән? Ышанасы да килми.

Санкцияләр илебезнең авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне башта сөендергән иде... Үзебездә үскән яшелчә-җимешнең кадерен белергә вакыт җитте! Ташландык алма, виноград бакчаларын киредән торгызабыз, экологик чиста ашамлык җитештерәбез, дип күпләр дәртләнеп эшкә тотындылар.

Алма бакчасы дигәннән, күрше авылда бар иде ул совет заманында. Колхоз ел да шуннан тонналаган алма җыеп, каядыр озата иде. Ә без, бала-чага, велосипед белән килеп, шул бакчага алма урларга йөри идек. Ул чагында алма базарда һәм Яңа ел бәйрәме алдыннан шәһәрләрдә генә сатылды. Бернинди Польшадан да, Испаниядән дә алма ташымадылар. Кавказдан, Урта Азия республикаларыннан җиләк-җимеш гел килеп торды. Кибетләрдәге парафин белән эшкәртелгән Европа җимешләренең сыйфаты хакында без мәгълүматсыз. Соңгы елларда күбәеп киткән яман шеш, ашказаны һәм йөрәк авырулары килеп чыгуга алар да сәбәпчедер дигән уй башка килә.

Соңгы елларда яклаучысыз калган ит, сөт, йомырка җитештерүче авыл халкы үз товарына бәяләр түбән булуга уфтанып яши. Бәлкем, санкцияләр аларга уңай тәэсир итәр.

Россия фермерлары шатланып та өлгермәде, азык-төлек, яшелчә-җимешне Латин Америкасы илләреннән, Кытайдан кайтару турында сөйли дә башладылар. Менә сиңа мә! Нинди сатып алу чире йокты соң безгә! Үзебезнең уңдырышлы җирләр рәнҗерлек!

"Эт өрә торыр, бүре йөри торыр", ди халык мәкале. Безнекеләр, санкцияләрегез куркытмый, барыбер җаен табабыз, диләр бугай. Шөкер, шулай да булсын. Авыл хуҗалыгы тармагын күтәреп, без азык җитештерүдән тыш, эшсезлек, яңа технологияләр булдыру кебек проблемаларны да хәл итәр идек.

Безнең илдә бар нәрсә дә бар, тик аны файдалы итеп куллана гына белергә кирәк. Кытлык һәм ачлык булмаячак, Европа безне тезләндерә алмас. Бүген россиялеләр урманда гөмбә җыеп тозлый, маринадлаган кыяр-помидоры кыш буена җитәрлек, тиздән авылларда үрдәк, каз суя башлаячаклар, аннан бозау... Иген дә, кәбестә-бәрәңге дә үсә үзебездә.Шулай булгач, Европа һәм Америка, без сездән курыкмыйбыз Кытай кебек дустыбыз барда.

Шулай беркөнне Наҗия апа очрады. Базардан кайта, банан һәм башка ризыклар төягән бу.

- Хәлләр ничек, санкцияләрдән соң товарлар кимемәгәнме? - дим.

- Юк, элеккечә. Яшелчә-җимеш өелеп ята. Яшь бәрәңге саталар, авылдан китергәннәр, ике бройлер тавык алдым. Яшибез әле, Аллаһ боерса. Америкага йодрык күрсәтәм мин, үзебезнең көнне үзебез күрә алабыз без. Шулай бит?

- Минем уйларны укыйсың икән. Авыр заманаларны кичкән халыкны бернинди санкцияләр дә куркытмый. Газыбыз белән нефть барда Россия яшәячәк, әмма кара туфраклы, мул уңыш бирүче җирләребез барын да онытмыйк!

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев