19 июль 2021 яңалыклары
-
Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши
Яр Чаллының 55нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика конкурсында җиңде. Чаллы янгын сүндерүчесе өченче ел рәттән әлеге профессиональ конкурста катнаша. Быел ул штурм баскычы, кросс-фит һәм башка ярышларда көндәшләрен узып, яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм уңышлы стартлар ярдәмендә 1нче урын яулады.
-
Картиналар галереясында «Живописный Дербент» күргәзмәсе ачылды
17 июль көнне Чаллы картиналар галереясенең кече залында Дагыстан социалистик автоном республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында уза торган Дербент дәүләт тарих-архитектура һәм археологик музей-тыюлыгының «Живописный Дербент» күргәзмәсе ачылды.
-
Икенчел чималны кабул итү пунктлары схемасы һәм куркыныч калдыклар өчен контейнерлар кайда урнашкан?
Чаллыда калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.
-
Чаллы педагоглары «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Чаллының җиде педагогы Казанда уздырылган тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге педагогик кадрлар һөнәри осталыгы конкурсларында иң яхшылар исеме өчен ярыштылар.
-
Яр Чаллыда Шамил Усманов урамында хәрәкәт чикләнәчәк
16 нчы июльдән 31 нче июльгә кадәр Шамил Усманов урамында, Халыклар дуслыгы проспектыннан Х.Туфан проспектына кадәр булган юл участогында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү көтелә.
-
Яр Чаллыда +32 градуска кадәр кызу булуы фаразлана
2021 елның 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.