19 июль 2021 яңалыклары
-
Корбан бәйрәмендә саклану чараларын онытырга ярамый
Иртәгә мөселман халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан Гаете. Бу уңайдан иртә таңнан 15 мәчеттә дә намазлар укыла.
-
Чаллы янында өч машина бәрелешкән, авариядә өлкән яшьтәге пассажир зыян күргән
Юл һәлакәте «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
-
Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди чаралар үткәрелә?
Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Ид әл-адха) каршы алачак.
-
Чаллыда торакка ихтыяҗ бар
2021 елда төзелеш объектларына 190 рөхсәт бирелгән. Аларның 42,2 проценты – сәнәгать объектлары, 19,1 проценты – сәүдә-офис биналары, 13 проценты – торак төзелеше, 25,7 проценты – башка объектлар өчен.
-
Чаллыда хатын-кыз ковидка антитәнчекләр булуга ялган белешмә саткан өчен тоткарланган
Хәзер җинаять эшендә катнашучыларның барысы да ачыклана.
-
Басуларда урак өсте
Тукай районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча идарәсе җитәкчесе Рәшит Васил улы Хәбетдинов районда эш барышы турында хәбәр итте.
-
Татарстан мөфтие: Корбан гаете - игелек һәм юмартлык бәйрәме
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады.
-
Чаллы суды ике айлык кызын имгәткән яшь әтине кулга алган
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы тикшерү бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.
-
Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле булган 90 машина ачкычы тапшырды
ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.
-
Чаллының Шамил Усманов урамы участогын ремонтлау 53%ка үтәлгән
Шамил Усманов урамы участогын ремонтлау 53%ка үтәлгән. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә вакытында шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.
-
Чаллыда Корбан гаетендә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерлиләр
Роспотребнадзор хуҗалык субъектларында эпидемиягә каршы махсус чаралар үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Бер атна эчендә 15 объект, шул исәптән өч сәнәгать, тугыз азык-төлек, ике дәвалау-профилактика, ике балалар мәгариф учреждениесе тикшерелде.
-
Адилә – иң яхшы хэндлер (анонс)
Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Агро-волга – 2021» халыкара агросәнгать күргәзмәсе үтте. Аның кысаларында голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр конкурсы узды.
-
Мәликә – “Озын тәнәфес” тә җиңде
РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында шәһәрдәшебез - 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады.
-
Чаллыда 37 процент кеше прививка ясаткан
Чаллыда 18 июльгә 3038 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 6,7 процентка түбән. 126 кеше хастаханәләрдә, 1852 кеше терелгән.
-
Чаллы янында өч машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күргән
Чаллы – Сарман трассасында «Лада», Mercedes һәм Renault автомобильләре бәрелешкән.