Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 15 октябрь 2014 яңалыклары

    • 15 октябрь 2014 - 09:05
      Зөһрә НАСЫЙПОВА: “ХАЛКЫМА ХЕЗМӘТ ИТӘСЕМ КИЛӘ”
      Соңгы арада эстрадабыз күгендә бер-бер артлы яңа "йолдызчыклар" кабына башлады. Шунысы куанычлы, араларында татар җырын барлык нечкәлекләрен белеп башкаручылар да шактый. Балык Бистәсе районында туып-үскән Зөһрә Насыйпова да әнә шундыйлардан. Тамашачыларга ул "Җанга-янга син кирәк", "Бөдрә таллар", "Сагындым, кил инде" кебек җырлары белән таныш. Күптән түгел без аның белән очрашып...
    • 15 октябрь 2014 - 09:03
      Камазның табышы кими
      2014 елның 9 аенда "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә чиста табыш узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 39,9 процентка кимеп, 1,517 млрд сум тәшкил итте. Хисап чорына товар сатудан 70,207 млрд сум табыш алынган. Бу 2013 елга караганда 9 процентка кимрәк.
    • 15 октябрь 2014 - 09:00
      Эш көннәре кыскара
      24 ноябрьдән КАМАЗда дүрт көнлек эш атнасына күчү планлаштырыла. Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин шул хактагы боерыкка кул куйган. Ләкин бу эш атнасы гел кыска була дигән сүз түгел. Автомобильләргә заказлар арткан очракта завод гадәти эш режимына күчәчәк.
    • 15 октябрь 2014 - 09:00
      Бурычлы эшмәкәрләр
      Чаллыда 5 мең шәхси эшмәкәрнең пенсия фондына бурычы бар. Бүгенге көнгә бу сумма 369 млн сумга җитә. Шунысын да әйтергә кирәк, алдагы елдан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе суммасы салым түләүченең кеременә бәйле булачак. 31 декабрьгә кадәр ул керемгә бәйсез рәвештә - 17 300 сум, ә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе 3 400 сум...
    • 15 октябрь 2014 - 07:32
      Татар бәйрәме
      1 ноябрьдән "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар бәйрәме" милли проектына старт бирелә. Әлеге проект Татарстанның милли бәйрәмнәре, тарихи һәм мәдәни хәзинәләрен халыкка кире кайтару максаты белән оештырыла. Анда 15 яшьтән алып 20 яшькәчә укучылар һәм студентлар катнаша ала.
    • 15 октябрь 2014 - 06:22
      Халыкны нәрсә борчый?
      Әлеге сорауга шәһәрдәшләребезне борчымый торган берәр тармак бармы икән, дип җавап бирәсе килә. Узган 9 айда гына җирле үзидарә органнарында 7050 язма дәгъва каралган. Шәһәрнең рәсми сайтындагы интернет кабул итү бүлмәсенә 2630 кеше мөрәҗәгать иткән. 2637 чаллылыны (49%ы пенсионерлар) төрле дәрәҗә җитәкчеләр шәхсән кабул иткән. Чаллылыларны нинди проблемалар борчый соң?...
    • 15 октябрь 2014 - 05:55
      Кулай да, уңайлы да
      Узган шимбәдә Яңа шәһәрнең Шамил Усманов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Биредә Актаныш районы хезмәтчәннәре сәүдә итте. Иртәдән үк коеп яңгыр яуса да, ярминкә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шамил Усманов урамының Вахитов проспектыннан Пушкин урамына кадәрге өлешендәге сәүдә рәтләрендә ит-сөт ризыклары, балык, яшелчә саттылар. Халык килограммын 10-13 сумнан бәрәңге, 210-240...
    • 15 октябрь 2014 - 05:47
      Төзелештә тоткарлыклар юк
      Үткән язда Төркиянең Sunrise Capital һәм Чаллының "Еврогрупп" төзелеш компанияләре инвесторлыгында SUNRISE CITY торак комплексы төзелә башлаган иде. Биредә эшләр кызу темплар белән бара - торак йортлар салына. Комплексның беренче чиратында шулай ук мәйданнары 10 мең һәм 11 мең кв. метр булган сәүдә һәм офис үзәкләре төзү дә планлаштырыла. Моннан...
    • 15 октябрь 2014 - 05:18
      Электрны “җәйге”чә исәпләү дәвам итә
      Россия Төзелеш министрлыгы электр исәпләү приборларын яңа программага көйләү өчен 15-20 млрд сумлык чыгымны халык исәбеннән түләтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге карар проекты нигезендә, электр энергиясе бәясен исәпләү приборлары өчен "җәйге" вакыт бер елга озайтылачак. Яңа карар ике һәм өч тарифлы исәпләү приборларына кагыла. Документ проекты килешү өчен Икътисадый...
    • 15 октябрь 2014 - 05:10
      Бәяләр артты
      11 октябрьдән ОСАГО бәяләре уртача 23-30 процентка артты. "Элек база тарифы 1980 сум иде, хәзер 2574 сум. Бу төбәкнең коэффициентына һәм автомобильнең егәрлегенә тапкырлана. Мәсәлән, Чаллыда егәрлеге 100 ат көче булган машинаның ОСАГО полисы 4813,38 сумга төшә", - ди "НАСКО" иминият компаниясенең Чаллы идарәсе җитәкчесе Тәнзилә Ахиярова.
    • 15 октябрь 2014 - 05:08
      Дуслык аллеясендә юкәләр шаулар...
      Чаллыбыз елдан-ел ямьләнә, яшәрә. Җәй буе тоташ яшеллеккә күмелеп утырган парклар, скверлар, аллеяләр янәшәсендә яңалары барлыкка килә. Һәр елны көзен агачлар утырту шәһәрдәшләребезнең яшәү рәвешенә әйләнде. Быел да Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Чаллы урамнарына 1247 агач һәм 670 куак утыртылды. Урман утырту көненең иң матур багланышы - Халыклар дуслыгы...
    Реклама