Шəhри Чаллы

23 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 23 гыйнвар 2015 - 12:02
    Өлкәннәр өчен олимпиада
    Кичә Чаллы IТ-паркында лаеклы ялдагы кешеләр арасында республика олимпиадасының шәһәр этабы булды. Компьютерны иң яхшы белүче исеме өчен "Өлкәннәр университеты"нда белем алган 15 кеше ярышты. Алар компьютер осталыгы буенча 72 сәгатьлек курс үткәннәр. Катнашучыларның 12се - хатын-кыз, өчесе - ир-ат. Ике сәгать дәвамында алар "Җиңү бәйрәме белән" дигән котлау открыткасы...
    581
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 11:46
    Яңа күргәзмә
    Картиналар галереясының кече залында "Маркалар" дип исемләнгән яңа күргәзмә эшли башлады. Ул почта маркалары чыгуга 30 ел тулуга багышланган. Күргәзмәгә төрледән-төрле 46 хезмәт куелган. Аларны 1 февральгә кадәр карарга була.
    669
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 11:41
    Чаллыда эш эзләүчеләр саны кими
    Шәһәр мәшгульлек үзәге белдерүенчә, Чаллыда эш эзләүчеләр саны кими. Узган атнада үзәктә 960 кеше исәптә торса, бу атнада ул 865кә төшкән. Бүген мәшгульлек үзәге 33395 вакансия буенча эш тәкъдим итә. КАМАЗ заводларында исә 2312 буш хезмәт урыны бар.
    601
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 10:31
    Эшлекле сөйләшү
    Бүген "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе бинасында "Татмедиа" ААҖ күчмә семинар үткәрде. Анда 2015-2017 елларда компаниянең үсеш стратегиясен тормышка ашыру юллары турында эшлекле сөйләшү булды. Акционерлар җәмгыятеннән коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева һәм "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев килде. Киңәшмәгә Чулман төбәге филиаллары редакцияләре директорлары-баш мөхәррирләре һәм журналистлары чакырылган иде....
    1040
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 09:11
    Сынаулар арта
    ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быелдан мәктәптә имтиханнар саны артырга тиешлеген белдерде. Беренчесе - 4нче сыйныфтан соң. Гадәттәгечә, 9нчылар - дәүләт йомгаклау аттестациясе, 11нчеләр бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. "Математика фәнен, инглиз телен, рус, татар телләрен балалар яхшы үзләштерергә тиеш. Шул күзлектән...
    615
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 09:00
    Газ аеруча саклык таләп итә
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 гыйнвардан 11енә кадәр чорда Татарстан Республикасы территориясендә 15 кеше, шул исәптән, 7 бала исле газ белән агуланды. 3 гыйнвар көнне 22 сәгать 45 минутта Түбән Кама диспетчерлык хезмәтенә Минкин Хутор авылында, 2нче Луговая урамындагы 48нче йортта 8 кешенең, шул исәптән, 3...
    572
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 08:46
    Очучылар үзебездә әзерләнә
    Яшь очучылар әзерли башлаячаклары турында хәбәр иткән идек. Күптән түгел 19нчы мәктәпкә Як-52 очкычы белән идарә итәргә өйрәтүче тренажер кайтартылды. Инде яшь очучылар курсын үткәрү өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авиатренажер мәктәп укучыларын очучы һөнәренә өйрәтүче 4 еллык программаның бер өлеше генә. Курс өстәмә белем бирү блогына керә. 6-7нче...
    513
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 04:00
    Чал­лы­да бе­рен­че му­ни­ци­паль ида­рә ком­па­ни­я­се ое­ша
    Чал­лы­да бе­рен­че му­ни­ци­паль ида­рә ком­па­ни­я­се ое­шып бе­тү ал­дын­да. Аның уч­ре­ди­те­ле - му­ни­ци­па­ли­тет. Ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тү­че бу оеш­ма­ның бү­ген­ге көн­дә юри­дик до­ку­мент­ла­ры әзер­лә­неп бе­теп ки­лә. Ба­ры­сы да рәс­ми­ләш­те­рел­гәч, бу ида­рә ком­па­ни­я­се­нең кай­сы бис­тә­ләр­не ко­лач­ла­вы бил­ге­ле бу­лыр. Әле аңа ка­дәр ха­лык бе­лән оч­ра­шып сөй­лә­шү­ләр дә бу­ла. Бил­ге­ле бул­ган­ча, шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се...
    408
    0
    0
Реклама