Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Очучылар үзебездә әзерләнә

Яшь очучылар әзерли башлаячаклары турында хәбәр иткән идек. Күптән түгел 19нчы мәктәпкә Як-52 очкычы белән идарә итәргә өйрәтүче тренажер кайтартылды. Инде яшь очучылар курсын үткәрү өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авиатренажер мәктәп укучыларын очучы һөнәренә өйрәтүче 4 еллык программаның бер өлеше генә. Курс өстәмә белем бирү блогына керә. 6-7нче...

Яшь очучылар әзерли башлаячаклары турында хәбәр иткән идек.

Күптән түгел 19нчы мәктәпкә Як-52 очкычы белән идарә итәргә өйрәтүче тренажер кайтартылды. Инде яшь очучылар курсын үткәрү өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Авиатренажер мәктәп укучыларын очучы һөнәренә өйрәтүче 4 еллык программаның бер өлеше генә. Курс өстәмә белем бирү блогына керә. 6-7нче сыйныфлар авиамодельләштерү белән шөгыльләнәчәк. 7-8нче сыйныфта физика белән беррәттән укучылар аэродинамика теориясен дә өйрәнә башлыйлар. Ә инде 10-11нче сыйныфта тренажерда шөгыльләнәчәкләр.

Алга таба мәктәп югары сыйныф укучыларын җиңел планерлар белән идарә итәргә өйрәтүче курс кертергә дә уйлый.

19нчы мәктәпнең өстәмә белем бирү педагоглары арасында пилот-инструктор да бар. Яшь очучыларны һөнәр серләренә өйрәтү бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев