Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газ аеруча саклык таләп итә

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 гыйнвардан 11енә кадәр чорда Татарстан Республикасы территориясендә 15 кеше, шул исәптән, 7 бала исле газ белән агуланды. 3 гыйнвар көнне 22 сәгать 45 минутта Түбән Кама диспетчерлык хезмәтенә Минкин Хутор авылында, 2нче Луговая урамындагы 48нче йортта 8 кешенең, шул исәптән, 3...

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 гыйнвардан 11енә кадәр чорда Татарстан Республикасы территориясендә 15 кеше, шул исәптән, 7 бала исле газ белән агуланды.

3 гыйнвар көнне 22 сәгать 45 минутта Түбән Кама диспетчерлык хезмәтенә Минкин Хутор авылында, 2нче Луговая урамындагы 48нче йортта 8 кешенең, шул исәптән, 3 баланың исле газ белән агулануы турында шалтырату килә. Аларның барысына да ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә, сәламәтлекләренә зыян килми. Тикшерү барышында торак йорттагы көнкүреш казаныннан газ чыгып торуы ачыклана.

10 гыйнвар 14 сәгать 02 минутта Лаеш районының Усады авылы, Садовая урамындагы 12нче йортта яшәүчеләрнең исле газдан зыян күрүе турында хәбәр алына. Агуланган 3 бала республика клиника-хастаханәсенә озатыла. Аяныч хәлгә китергән хәлнең сәбәбе - вентиляциядәге төзексезлек. Көчле җил яну продуктлары калдыгын кире төтен торбасына борган һәм, нәтиҗәдә, өйдәгеләрнең барысы да исле газ белән агуланган. Бүгенге көнгә төтен чыгу торбасының бөтен каналлары да чистартылган, газ казаны эшли һәм хуҗаның даими контролендә.

11 гыйнварда Зәй шәһәренең Муса Җәлил урамындагы 45нче йорттан ашыгыч күрсәтүне сорап шалтыраталар. Исле газ белән 4 кешенең, шул исәптән, 2 баланың агулануы ачыклана. Гаилә ашыгыч рәвештә Зәй үзәк хастаханәсенә озатыла. Агулануның сәбәбе - төзексез газ җайланмасыннан газ чыгып тору.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кабатлап искәртә: исле газ бик мәкерле һәм аның тәэсире бик тиз: кеше үзенең агулануын сизми дә калырга мөмкин. Шуңа күрә газ мичләренең, төтен юлларының төзеклеген һәрдаим тикшереп торырга кирәк.

Ришат Тимерханов,

Чаллы шәһәренең Үзәк районы буенча күзәтчелек бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев