Чаллыда беренче муниципаль идарә компаниясе оеша
Чаллыда беренче муниципаль идарә компаниясе оешып бетү алдында. Аның учредителе - муниципалитет. Халыкка хезмәт күрсәтүче бу оешманың бүгенге көндә юридик документлары әзерләнеп бетеп килә. Барысы да рәсмиләштерелгәч, бу идарә компаниясенең кайсы бистәләрне колачлавы билгеле булыр. Әле аңа кадәр халык белән очрашып сөйләшүләр дә була. Билгеле булганча, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе...
Чаллыда беренче муниципаль идарә компаниясе оешып бетү алдында. Аның учредителе - муниципалитет. Халыкка хезмәт күрсәтүче бу оешманың бүгенге көндә юридик документлары әзерләнеп бетеп килә. Барысы да рәсмиләштерелгәч, бу идарә компаниясенең кайсы бистәләрне колачлавы билгеле булыр. Әле аңа кадәр халык белән очрашып сөйләшүләр дә була. Билгеле булганча, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Чаллының өч идарә компаниясе эшеннән канәгать булмавын әйткән иде. Мөгаен, яңа идарә компаниясенең нигезен әнә шуларның берсе тәшкил итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев