Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр өчен олимпиада

Кичә Чаллы IТ-паркында лаеклы ялдагы кешеләр арасында республика олимпиадасының шәһәр этабы булды. Компьютерны иң яхшы белүче исеме өчен "Өлкәннәр университеты"нда белем алган 15 кеше ярышты. Алар компьютер осталыгы буенча 72 сәгатьлек курс үткәннәр. Катнашучыларның 12се - хатын-кыз, өчесе - ир-ат. Ике сәгать дәвамында алар "Җиңү бәйрәме белән" дигән котлау открыткасы...

Кичә Чаллы IТ-паркында лаеклы ялдагы кешеләр арасында республика олимпиадасының шәһәр этабы булды.

Компьютерны иң яхшы белүче исеме өчен "Өлкәннәр университеты"нда белем алган 15 кеше ярышты. Алар компьютер осталыгы буенча 72 сәгатьлек курс үткәннәр. Катнашучыларның 12се - хатын-кыз, өчесе - ир-ат.

Ике сәгать дәвамында алар "Җиңү бәйрәме белән" дигән котлау открыткасы ясарга, аны тәкъдир итәргә һәм "Пенсионерлар берлеге" порталы белән эшләп күрсәтергә тиеш иде. Бу биремнәрне яхшы үтәгән 6 кеше 27 гыйнварда Казанда республика IT-олимпиадасында Чаллы данын яклаячак. Аларның осталыгына Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге жюри бәя бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев