2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ярминкәләр башлана
5 сентябрьдә Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Шәһәр халкына ТРның шәхси товар җитештерүчеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәләр өч мәйданчыкта оештырыла. Шәһәр халкына Комсомол районы Сарман тракты, 27нче микрорайонның Г.Камал бульвары һәм «Южный» агросәнәгать паркларында кулай бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бирелә.
-
Синхронлы йөзү үзәге – Чаллыда
Казанда су төрләре буенча дөньякүләм ярышлар барган көннәрдә Россия командасы составында җиңү яулаган шәһәрдәшебез Лилия Низамова белән ничек горурланган идек! Инде менә талантлы кызыбыз үзенең сәләтен үстереп, шундый биеклеккә күтәргән остазларына-тренерларына рәхмәт йөзеннән һәм, иң мөһиме, нәни чаллылыларга талантлы балаларны кечкенәдән шушы спорт төренә тарту өчен, Чаллыда синхронлы йөзү үзәге...
-
Зур автобуслар йөри башлый
Шушы көннәрдә капиталь ремонттан соң рәсми төстә Сөембикә проспектын ачу була. Шулай ук Чаллы проспектлары буйлап зур "НефАЗ"лар йөри башлый. Шәһәргә газ-мотор ягулыгы белән эшләүче 196 автобус кайтырга тиеш. Шуларның 136сын муниципаль маршрутларга чыгару тәгаенләнгән. Сентябрь башыннан 70 автобус пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый. Калганнары исә маршрутларга акрынлап чыгарылыр дип көтелә....
-
Металл йомычкасын үзебездә ясыйлар
"Промвест" сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән оешма 1000 квадрат метр мәйданда металл йомычкасы җитештерү цехы ачты. Шушы көннәрдә әлеге предприятиедә Наил Мәһдиев тә булды. "Промвест"ка яңа җиһазлар узган елда Төркиядән кайтырылган иде. Моңа кадәр анда аена 1,5 мең тонна чимал җитештерелде. Яңа цехта исә аена 500 мең тонна чимал ясарга мөмкин....