Шəhри Чаллы

4 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 4 сентябрь 2015 - 08:33
    Бала сөюдән дә татлырак хозурлык юк дөньяда!
    7-16 сентябрьдә табиблар шәһәрдәшләребезне хатын-кызлар һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеген саклауның әһәмияте турындагы җитди сөйләшүгә чакыра. Әлеге теманың ункөнлек кысаларында күтәрелүе очраклы гына түгел. Тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруга карамастан, халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарая. Бигрәк тә бала тудыру яшендәгеләрнең физиологик халәте борчу тудыра. Патология белән туган балалар саны арта. Сәбәпләре нидән гыйбарәт? Бу...
    2142
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 08:09
    Спорт мәйданчыклары – һәркем өчен
    Чаллыда быел да, узган елдагы кебек, 11 универсаль мәйданчык файдалануга тапшырылырга тиеш. 25нче мәктәп янындагысы инде әзер. Биредәге эш барышы белән Наил Мәһдиев тә танышты. Мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Теләгән кеше мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнә ала. Тренажерлар да куелган. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме...
    2291
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 08:03
    “Йолдызчыклар”да киләчәк йолдызлары үсәр
    Үткән гасырның туксанынчы елларында төзелгән 13нче комплекста моңарчы бер генә мәктәпкәчә балалар учреждениесе дә юк иде. 2 сентябрьдә биредә өр-яңа 115нче балалар бакчасы (13/14 адресы буенча) ачылды. "Звездочки" - "Йолдызчыклар" - Чаллыда быел сафка басачак алты балалар бакчасының өченчесе. Яңа бакча комплексның иң матур бизәге булып, әллә каян үзенә тартып...
    2320
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 07:44
    Татарстан лидеры – Чаллыда
    Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Кама аръягы шәһәрләренә эшлекле визит белән килде. Башта Татарстан лидеры "Алабуга" махсус икътисади зонасында Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводында булды. Ford Sollers двигательләр заводы - Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерү буенча беренче...
    2263
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 07:44
    Өлкәннәр укырга бара
    8 сентябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Өлкәннәр университетында яңа уку елына багышланган кичә була. Безнең шәһәрдә әлеге социаль проект 7 ел тормышка ашырыла һәм лаеклы ялдагы кешеләр арасында аның популярлыгы зур. Бәйрәм барышында компьютер нигезләрен бушлай өйрәтү курсларына гаризалар кабул ителә.
    2297
    0
    0
  • 4 сентябрь 2015 - 07:22
    Барыбыз да – велотурнирга
    5 сентябрь 14 сәгатьтә Яр буенда велотурнир була. Анда 5-10 яшьлек балалары булган яшь гаиләләр катнаша. "Орион" яшьләр үзәгенең "Президент белән бергә" республика хәрәкәте белән бергә оештырган әлеге чара кысаларында төрле ярышлар, күңелле тамаша оештырыла.
    384
    0
    0
Реклама