30 март 2016 яңалыклары
-
30 март 2016 - 12:57Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылапБөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына айдан артык кына вакыт калып бара. Җиңү Бәйрәме Чаллыда быел ничек бәйрәм ителәчәк? Бу хакта шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәлимов хәбәр итте. Бөек Җиңүнең түгәрәк датасы булмаса да, бәйрәм чаралары үткән елгы югарылыкта оештырылачак. Шәһәр һәр елдагыча...
-
30 март 2016 - 12:01Татарстанда сайлаучылар белән очрашулар башландыБүген Чалы, Казан, Кукмара, Югары Ослан, Алексеевскида 17:00дә сайлаучылар белән очрашу була. Анда Дәүләт Думасы депутатлары Радик Ильясов, Фатих Сибагатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Александр Сидякин, Ринат Хайров, Марат Бариев, Евгений Гришин, министрлар Марат Әхмәтов, Эльмира Зарипова һәм Лариса Глухова катнаша. Алар арасында кандидат катнашучылар Раил Шәмсетдинов, Эдуард...
-
30 март 2016 - 11:51Пенсионер яклаучысыз калмас, дигән өмет бар...Россиядә яшәүче 144 млн халыкның 34,4 миллионы, ягъни һәр дүртенче кеше бүген картлык буенча пенсия ала. Бу бик зур сан. Пенсионерларның Россия сәясәтен хәл итүдәге роле дә бәхәссез. Алар сайлаучыларының иң алдынгы отрядын тәшкил итә. Шул ук вакытта аларның хөкүмәткә булган мөнәсәбәте ай саен Пенсия фонды күчерә торган сумнар күләменә...
-
30 март 2016 - 05:53Диварларда – тормыш сүрәтләре...Бер вакыйга исемдә калган. Күпмедер могҗизасы да, гыйбрәт алырлыгы да бар кебек. Безнең туганнарның Актәпи кушаматлы аклы-каралы песиләре бар иде. Ярты ел саен балалап, берсеннән-берсе сөйкемле, йомшак песиләр китерә торган иде ул. Кунакка барган саен шуңа сокланып, кызыгып кайтабыз. Үзебезгә алырга куркыта, чөнки бездә песи тормый. Алган берсе фаҗигале төстә...
-
30 март 2016 - 05:46Стандарт ике һәм өч бүлмәле фатирларга салым арттыКүчемсез милеккә салым түләү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Фатирлар һәм йортлар бүген инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр буенча исәпләнгән суммадан бәяләнә. Яңа схема буенча инде быелдан түли башлыйбыз. "Челнинские известия" корреспонденты Роман Ефремов исәпләве хак булса, стандарт ике һәм өч бүлмәле фатирларга салым суммасы бермә-бер арта. Моңа кадәр торакның...