15 апрель 2016 яңалыклары
-
Истәлекле бәйрәмнәр көтә
Шәһәр хакимиятендә узган чираттагы матбугат конференциясе май бәйрәмнәренә багышланды. Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова 1, 9 Май бәйрәмнәрен үткәрү буенча әзерлек эшләре турында сөйләде. 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәмендә тантаналы төстә фонтаннар ачыла, парклар һәм аттракционнар эшли башлый. Бу көнне шәһәрдәшләргә "Азатлык" мәйданында 10-15 сәгатьләрдә бәйрәм программасы тәкъдим...
-
Һәр гаиләгә – машина кую урыны
Ниһаять, Чаллыда да күп катлы паркинглар төзи башлыйлар. Бу җиңел автомобиле булган шәһәрдәшләрне күпмедер дәрәҗәдә машина кую проблемасыннан азат итәр. Соңгы берничә елда Чаллыда шәхси машиналар шактый күбәеп китте. Икешәр-өчәр "тимер аты" булган гаиләләр дә күп. Шуңа да шәһәрдәшләр шәхси җиңел автомобильләрен төнгелеккә (көндезләрен дә) кая куярга белми изаланалар. Кыш...
-
ДЦП диагнозлы балаларга – мастер-класс
16 апрельдә "Татарстан" кунакханәсендә церебраль паралич белән авыручылар өчен "Круглый стол" рестораны пешекчесе Игорь Голубев мастер-класс үткәрә. "Мөмкин һәм мөмкин булмаган кулинария" проекты кысаларында, балалар оста белән берничә төрле ризык әзерләргә өйрәнәләр.
-
Яманга юл куймыйк!
Чаллыда законсыз эшләүче киоскларга каршы көрәш дәвам итә. Тик аларны ябарга да өлгермиләр, шунда ук алмашка яңа нокталар барлыкка килә. Бу хакта "Халык контроле" сайтына һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка шәһәрдәшләр хәбәр итеп тора. Әмма кануннарның камил булмавы аркасында, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сатучы эшмәкәрләрне әлегә бары административ җаваплылыкка гына тартырга...