Шəhри Чаллы

17 май 2016 яңалыклары

  • 17 май 2016 - 14:20
    Ставропольдә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган
    Ставропольдә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган. Бу аеруча машина йөртүчеләрне хафага салган. Күп кенә транспорт чараларының тәрәзәле ватылган, уемнар барлыкка килгән. Халык машиналарын боздан сакларга теләп аларны хәтта келәмнәр белән каплаган. Автомобильләре өстенә менеп ятучылар да булган. Вакыйга урыныннан видео - https://www.youtube.com/watch?v=ygYyJmehVtg
    0
    0
    0
  • 17 май 2016 - 13:22
    Чаллыда 7 яшьлек бала тәрәзәдән сикерә
    Бүген Чаллыда 7 яшьлек малай әти-әнисенең талашуына түзә алмыйча тәрәзәдән сикерә. Җир өслеген куе үлән каплаганга гына кечкенә шәһәрдәшебез исән кала. Малайны тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып киләләр.
    632
    0
    0
  • 17 май 2016 - 12:39
    Чаллы укучылары каникулда робот ясаячак
    ИТ-парк­та мәк­тәп уку­чы­ла­ры өчен го­му­ми үсеш би­рү­че курс­лар­га - ILAND җәй­ге сме­на­сы­на әзер­лек ба­ра. Бе­рен­че төркемнең шөгыльләре 6 июнь­дә баш­ла­на. Биредә тәүге тапкыр ИТ-эш­мә­кәр­лек бу­ен­ча курс­лар оеш­ты­ры­ла­чак. Ан­да уку­чы­лар ИТ-биз­нес алып ба­ру бу­ен­ча ни­гез­ле бе­лем ала­чак һәм шәх­си эш­лә­рен үс­те­рү өю­нә­ле­шен­дә ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат туп­ла­я­чак.
    651
    0
    0
  • 17 май 2016 - 12:15
    “Ефәк юлы” Чаллы аша үтә
    Тиз­дән уза­чак "Ефәк юлы" ха­лы­ка­ра рал­ли­е­да кат­на­шу­чы­лар 16 көн эчен­дә 10 мең чак­рым юл үтәр­гә ти­еш­ләр. Рал­ли ди­рек­ци­я­се бу­ла­чак узыш­лар марш­ру­тын­да­гы де­таль­ләр­гә ачык­лык керт­кән. Рал­ли­га тан­та­на­лы старт 8 июль­дә Мәс­кә­ү­дә би­ре­лә. Бе­рен­че мах­сус учас­ток ав­тог­рад аша, Ка­зан - Чал­лы - Уфа марш­ру­ты бу­ен­ча үтә­чәк.
    404
    0
    0
  • 17 май 2016 - 11:56
    Уразага да күп калмады
    Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
    489
    0
    0
  • 17 май 2016 - 08:21
    Чаллылыларга бүләккә – “Музей төне”
    20 май көнне шәһәребезнең тарих музее таңга кадәр эшләячәк. Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр тарихы белән тирәнтен танышу белән беррәттән, шәһәрдәшләребез өчен үзенчәлекле мастер-класслар оештырыла. Курчак ясау, бизәнү эшләнмәләре әзерләү, пыялага рәсем төшерү осталары могҗизаи сәнгатьләренең серләре...
    529
    0
    0
  • 17 май 2016 - 06:01
    Кәрәзле телефонын йоткан
    Төрмәдә утыручы 29 яшьлек ир-егет кәрәзле телефонын йоткан. Ул дөньядагы иң кечкенә Long-CZ аппараты. Табиблар башта аңа ышанмый. Алар тоткын беразга булса да иреккә чыгу өчен кылана дип уйлый. Әмма, пациентка магнит-резонанс томографиясе үткәргәч алар шакката.
    556
    0
    0
  • 17 май 2016 - 05:14
    Машиналарны кулдан алуны тыярга мөмкиннәр?
    "Россия автомобильләр дилерлары" ассоциациясе сату алды әзерлеге үтмәгән машиналарны кулдан алуны тыярга тәкъдим итә. Сәүдә-сәнәгать министрлыгына юлланган документта искәртелгәнчә, кулланышта булган транспорт чарасын, иң элек, дилерлек үзәге карап сатуга әзерләргә тиеш. Бу, беренчедән, куркынычсызлык чараларын кайгырту булса, икенчедән, дәүләт бюдҗетыны өстәмә керемнәр дә дигән сүз. Якынча ул елына 3 трлн...
    551
    0
    0
Реклама